Ышаныч
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Әдәбият
24 март 2021, 11:05

Бармы ул бәхет?...

“Их, син, юләр! – дип битәрләде үзен Илүзә. – Ни дип килдең инде бу Мәскәүгә? Кем көтеп тора сине монда?”

Кыз төрле якка туктаусыз агылган машиналарны, кешеләрне бераз күзәтеп торды да, иске чемоданын тотып, шау-шулы вокзалдан читкәрәк атлады. “Кинода бөтенләй башкача бит, – дип уйлады кыз. – Провинциядән башкалага килеп төшүче матур кызларны шунда ук бәхет сагалап тора. Яхшы эш табыла, шәп егет килеп чыга...”
Илүзә – сыер савучы. Дөресрәге, ул моңа кадәр кибеттә сатучы иде, ләкин кибетне яптылар. Үзен тәрбияләп үстергән бердәнбер якын кешесе – нәнәсе үлеп киткәч, кыз, тәвәккәлләп, бәхет эзләп, Мәскәүгә юлланырга булды. Авылда нәрсә? Искергән кечкенә йортта ялгыз гомер кичерү, бик аз хакка авыр эш башкару... Хет бер юньле егете дә юк бит шул авылда! Ә Мәскәү – зур, барган һәркемгә анда эш табыла, мөмкинлекләр ачыла...
Ләкин шау-шулы зур шәһәргә килеп төшү белән зәңгәр хыяллар, зур өметләр, күңел тулы оптимизм эреп юкка чыкты. Төн кунар җире дә юк бит аның! “Ярар, кайгырмаска кирәк, – дип, үзен кулга алырга тырышты кыз. – Юлда очраган һәр кибеткә кереп эш сорыйм. Бәхет елмаймый калмас әле”.
Вокзалдан ераклашкан саен шау-шу кими төште, кешеләр сирәгәйде. Әһә, менә азык-төлек кибете. Ишек төбендә керергә әзерләнеп, әйтәсе сүзләрен алдан уйлап торганда кемдер аңа үзе эндәште.
– Нәрсә эзлисең, кызым? – Уртача буйлы, олы яшьтәге Кавказ кешесе аңа сынап карап тора иде.
– Эш! – диде Илүзә шунда ук.
– Ә нәрсә эшли беләсең син?
– Мин — сатучы.
– Бәхетең бар икән, миңа бүгеннән сатучы кирәк иде.
Ашот, Илүзәне кибеткә алып кереп, сатучы кыз Оля белән таныштырды.
– Менә сиңа алмашка сатучы таптым. Өйрәт, күрсәт. Беренче көнне ничек эшләгәнен карарбыз. Ошаса, санитар кенәгәсе юлларбыз. Фатирга Вера урынына урнашсын, икетуганы диярсең.
– Хезмәт хакы күпме соң? – дип сорарга батырчылык итте Илүзә.
– Окладың – 20 мең, – диде Ашот.
– О, ничек күп! – дигәнен сизми калды кыз. Авылда савучының хезмәт хакы биш мең сум иде.
– Яртысын фатирга түләргә туры киләчәк. Юлга, ашарга, яшәргә күпме кирәк... Ышан, Мәскәү өчен күп түгел ул!
Оля үзен салкын, рәсми тотты. Барысын да ашыкмый гына аңлатты. Ләкин эш сәгате беткәч, алыштырып куйдылармыни! Ачык, күңелле кыз булып чыкты.
– Әйдә, яңа кеше, яшәр җиреңне күрсәтәм!
Башта бер сәгать метрода кайттылар, соңыннан ярты сәгать автобуста. Илүзәнең бу хәлгә һушы китте. Авылдан район үзәгенә барудан да озаграк, ераграк!
– Өйрән, Мәскәү бу! – дип көлде Оля.
Фатир ишеген ачкан Глаша әби Илүзәгә сәерсенеп карап торды.
– Вераның икетуганы, аның урынына эшләячәк, аның бүлмәсендә яшәячәк, – дип аңлатырга ашыкты Оля.
– Беренче һәм соңгы айга хәзер үк түләсен!
– Глаша түти, Сез Верага да соңгы айның акчасын бирмәдегез бит...
– Кая соң ул? Килсен, бирермен!
Башта усал күренсә дә, Глаша түти начар түгел иде. Моны Илүзә икенче көнне үк аңлады, уртак тел тапты. Оля белән дә дуслашып алды. Ул да, аның кебек, бер ел элек Мәскәүгә бәхет эзләп килгән икән.
Эшкә тиз өйрәнде Илүзә, тырышып эшләде. Сатып алучылар гадәттә бер үк кешеләр иде, бераздан ул аларны таный башлады. Яшьлек, табигать үзенекен итте, юк-юк та, Илүзә егетләргә күз салгалый иде. Әнә берсе нинди матур, гел костюмда йөри, тәрбияле. Их, шундый кияү булса! Ә беркөнне рестораннан чыгып, матур машинага утырып китүче парга сокланып торды. Кинодагы кебек! Ләкин кинодагы кебек принцлар Илүзәнең йөрәген яуларга ашыкмады.
Беркөн иртән эшкә килсә, кибет янында елап торучы ике-өч яшьлек малайга тап булды Илүзә.
– Әниеңне югалттыңмы?
– Әтине! – диде малай.
– Кайда яшисең син? Адресыңны әйтә аласыңмы?
Бала бәләкәй иде шул, кайда яшәгәнен төгәл генә әйтә алмады. Илүзә аны кибеткә алып керде, тәмле су бирде. Алар дуслашып алды.
Кибеткә килеп кергән Ашот тиз арада полициягә шалтыратты. Малай фамилиясен белә иде. Бераз вакыттан кибеткә озын буйлы, матур гына ир килеп керде.
– Әти! – дип кочаклап алды аны малай.
Икенче көнне бу ир кибеткә янә килде.
– Улым Сезне бик ошаткан, мин аңа караучы эзли идем. Бездә няня булырга ризалашмассызмы? – Илүзәгә сатучының эш хакыннан өч тапкыр күбрәк акча түләячәге хакында да әйтте ул.
Шулай Илүзә зур, бай, матур фатирда яши башлады. Малайны яратты, бала да аңа өйрәнде. Вадим бер ел элек хатыныннан аерылган икән, улы аның белән калган. Илүзә фатирны да ялт иттереп тотты, ашарга да пешерде. Ә бер кичне Вадим аңа зур гөлләмә һәм йөзек бүләк итте...
"...Тор, Илүзә, савымга соңга каласың бит!" – Күрше хатыны тәрәзә шакый иде.
Таң беленеп килә. Илүзә сикереп торып, иске халатын, резина итекләрен киеп, эшкә ашыкты.
– Их, кызлар, шундый төш күрдем! Соңыннан сөйләрмен әле! – диде ул килеп керүгә.
Ә соңыннан аның төшен һәммәсе тын калып тыңлады. Нечкә күңелле Гөлфирә хәтта яулык очы белән күзләрен сөртеп алды.
– Эх, бәхет бар бит ул! Төштә булса да...
– Ә, бәлки, төштә генә түгелдер, – диде Илүзә, елмаеп. Кызның күңелендә хыял бөреләнеп килә иде...
Ләйсән Якупова.
Фото: supersnimki.ru

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: