Әлфия аны елаудан шешенеп беткән күзләрен сөртә-сөртә озатып калды. Улы, кечкенә кулларын селкеп: “Әттә, пока!”– дип хушлашты.
– Иреңне сугышка озатмыйсың бит! Шулкадәр еламыйлар инде! – дип, каенатасы шелтәләсә дә, Шамил утырып киткән машина тыкрыкка борылып кереп киткәч кенә яшь хатын урыныннан кузгалды.
Әлфия көннәрен иренең телефонга шалтыратуын көтеп үткәрде. Үзләренең йортына телефон кертелмәгәч, Шамил ике йорт аша яшәүче күршеләренә атнасына бер тапкыр шалтырата иде. Хатын билгеләнгән вакытка сөекле иренең берничә сүзен ишетергә улын җитәкләп барып тора. Билгеле инде, кеше янында артыгын сөйләшә алмыйлар. Шуңа күрә Әлфия иренә сөю тулы сүзләр белән хатлар язды. Үзе кайткач укыр әле, дип, аларны җыеп барды.
Бер ай вакытны яшь хатын көч-хәл белән үткәрде. Ул сагынды, саргайды, иренең кайтыр сәгатенең секундларын санап көтте. Шамил кайтасы көнне бәлеш салды, аш пешерде, камыр ашлары әзерләде. Мунчаны алар каенаталарында керә. Аңа да әйтеп куярга кирәк, мунчаны Шамил яратканча кызурак итеп булдырсын. Бер ай ялсыз уникешәр сәгать эшләгәч, арыгандыр. Юл газабы – гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр. Юлда да йончыгандыр, дип уйлады. Хуҗалыктагы эшләрне дә иртәрәк тәмамлап куйды.
Шамил туган авылына үзен “Берлинны алган кебек” хис итеп кайтып керде. Кесә тутырып акча алып кайтты бит ул! Себердәге бер айлык эш хакын колхозда ярты ел эшләп алырга кирәк иде. Һөнәре дә нефтьчеләрдә иң таләп ителгәне икән. Эш шартлары җиңелдән булмаса да, түзәрлек. Иң мөһиме – акча түлиләр. Болай булгач, әти алдында күкрәкне киереп утырып булачак. “Җилкәң юка, ялкаусың” дигән сүзләрне әйтеп карасын ул хәзер миңа, дип кинәнеп уйлады.
Улы кайтуы хөрмәтенә җыелган мәҗлестә әти-әнисе горур утырды.
– Болай булгач, йөзебезгә кызыллык китермәссең. Төзи башлаган йортыңны исән-имин тәмамларга язсын! Оныклар тавышына күмелеп торсын! Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез. Син эштә чакта киленне дә читкә типмәбез, – дип, үгет-нәсыйхәтләрен әйтте.
Ял вакытының санаулы көннәре тиз үтте. Шамил, гадәтенчә, хуҗалык эшләренә артык кысылмады. Хатынының барлык эшкә дә өлгерәчәген ул белә иде. Шуңа күрә тормыш йөген тартуны аның җилкәсенә йөкләде. Ә үзе көннәр буе йомшак диванда телевизор карап ятты. Әлфия ире өчен артыгы белән өтәләнде. Монда кайткач булса да ял итсен, дип, эш кушмады. Ә сөю тулы хатларын иренә тапшырырга кыймады...
Шулай кыш та үтеп китте. Вахтачы тормышына ир белән хатын икесе дә ияләшергә тырышты. Хатынга йөкнең иң авыр башы төште. Ирле килеш ирсез тормыш көтү иде бу. Шамиле вахтада чакта берүзе өзгәләнсә, ул эштән кайткач та аңардан ярдәм булмады. Хатын төзелеп бетәчәк яңа йортлары хакына барысына да түзде. Иренең Себердә эшләве вакытлыча гына бит. Йортларын төзеп бетергәч тә тагын бергә булачакбыз, дип, үзен юатты.
Авыл җирендә язгы эшләрнең иң мөһиме – ул яшелчә-җимеш утырту. Җирне сөрү, тырмату, бәрәңгене чәчү – һәркайсы үз вакытында һәм тиз арада эшләнергә тиеш. Әлбәттә, боларны ирле хатыннарга эшләве җиңелрәк. Әлфия дә әлегә кадәр сөрелгән җиргә бәрәңгене чәчеп кенә чыга иде. Ә быел аңа барысын да үзенә уйларга туры килде, чөнки иренең вахтасы нәкъ май башына туры килде. Ярый әле каенатасы, күрше-күлән ярдәмләшеп, бергәләп язгы эшләрне тәмамладылар. Ире вахтадан кайткач, җыелган акчаларына төзелеш материаллары сатып алып, балта остасы яллап, өйләренең түбәсен дә ябып куйдылар. Инде ире тагын бер айга эшкә киткәч, җәйнең иң кызу чоры – печән вакыты җиткәнен сизми дә калды ул. Билгеле инде, бу чорда барча авыл халкы, коры көннәрнең кадерен белеп, печәнне хәзерләп калырга тырыша. Шамиле вахтадан кайтканчы яңгырлар башланмый торса ярар иде, дип борчылды Әлфия.
Ире кайткач, тиз генә печәнгә төшә алмадылар. Шамил: “Мин арып кайттым. Бер-ике көн ял иткәч башларбыз”, – диде. Тик аннан соң яңгырлар башланды. Печәнсез калсак, ничек малларны кышлатып чыгарбыз икән, дигән сорау Әлфияне генә борчыды. Иренең бу хәлгә бер дә исе китмәде. Вахтага китәргә берничә көн калгач, печәнгә төштеләр. Инде көннең кызулыгы кимү сәбәпле, чабылган печән тиз арада кипмәде. Иртәгә юлга чыгам дигән көнне Шамил кибеп бетмәгән печәнне кыек астына кертте. Хатынына: “Караштырып тор, кызып чыкмасын”, – диде.
Әлфия, ирен эшкә озаткач, кыек астындагы печәнне көненә берничә тапкыр менеп карады. Җилләсен дип, ишекләрен ачык тотты. Тик кибеп бетмәгән печән, тапталып өелгәч, билгеле инде, кызып чыкты. Хәзер Әлфиягә аны кыек астыннан кире чыгарып, таратып җилләтергә туры киләчәк. Күп көч таләп итүче хезмәт үзенең генә кулыннан килмәсен аңлагач, каенатасына дәште. Шулай итеп, печәнне чыгарып, ике көн кат-кат әйләндереп җилләткәч, яңадан тутырдылар.
Авыл тормышы үз җае белән агуын белде. Кешеләр үз тормышларының шул дәрьяларга кушылып акканын сизмәде. Уку елы башланыр алдыннан мәктәп директоры, Әлфияне үз янына чакыртып, эшкә чыгарга тәкъдим ясады.
– Бер укытучыбыз хаклы ялга чыга. Сине без декрет ялындагы кеше урынына эшкә алган идек. Быел эшкә чыксаң, даими урынга күчү мөмкинлеге туа, – диде.
– Ярый, мин риза. Улымны балалар бакчасына йөртермен. Ирем эштә чакта каенанам белән каенатам да ярдәмләшә, шулай булгач, күнегеп китәрмен, дип уйлыйм, – диде Әлфия.
Барлык дөнья алтын төскә манчылып, уңыш исенә коенганда яшь хатын мәктәпкә эшкә йөри башлады. Тырыш, уңган хатын эшендә дә сынатмады, дөньясын да гөрләтеп көтте. Ирен сагынып көтеп алды, кадерле кунакны сыйлаган кебек, тәмле ашлардан өзмәде, вак-төяк эш кушып мәшәкатьләмәде.
Кыш айлары үтеп, язга чыккан мәлдә авылда хәбәр таралды. “Әлфиянең ире вахтадан кайтмаган. Нәрсә булганын беркем дә белми икән. Бахыркаем, ирен эзләп, эш урынына да шалтыраткан. Өенә кайтып китте, дип әйткәннәр. Үз-үзенә урын таба алмый икән. Бигрәк ярата шул Шамилен”, – дигән хәбәр өйдән-өйгә йөрде. Һәркем үзенчә фараз чыгарды, тик сәбәбен генә аңлата алмады. Шамилнең әти-әнисе нәрсә уйларга да белмәде. Киленнәрен юатырга тырышсалар да, үзләре дә ут эчендә иде...
(Ахыры бар).
Фото: islam-portal.ru