Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 февраль 2021, 11:30

"Яңа йорт"

Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәрен тидерер-тидермәс кенә сөйгәненең бит очыннан үбеп алды.

Ярату тулы карашы белән аңа озак кына карап торды.

Әйе, чибәр иде аның Шамиле. Төп-төз таза гәүдәсе, дулкынланып торган чем-кара чәчләре, бер-берсе белән кушыла язган калын кашлары, озын керфекләре астындагы шомырт күзләре, күпереп торган иреннәре, йөзенә килешле борыны хатын-кызның һушын алырлык. Әйтерсең дә ул һинд киноларында уйнаган иң матур актерларның берсе иде. Өстәвенә, якын-тирә авылларда иң оста гармунчы да!
Нәкъ шундый егетләрдән кызлар башларын югалтучан була да инде. Шуңа күрә Шамил артыннан йөргән кызлар да күп булды. Ул аларны перчатка алмаштырган кебек алыштырып кына торды: берәр кызны ике-өч тапкыр озата бара да, анысын ташлап, икенчесе, өченчесе белән йөреп китә. Шамил аркасында дуслыкларын югалтып, мәңгелек дошманга әйләнгән берсеннән-берсе сылу кызлар буа буарлык иде. Аның тарафыннан “ташланган” кызларны бер генә сорау борчый иде: “Бу Шамил кемгә өйләнер икән?” Ә Шамил, барысын да шаккаттырып, Әлфиягә өйләнде. Аның бу адымына аптыраучылар күп булды, чөнки янында үзе кебек үк “бер кашык су белән йотарлык” кызлар булса да, ул артык чибәрлеге дә, сөйкемлелеге дә булмаган кызны сайлады.

Әлфия мәктәпкә укытучы булып эшкә килгән иде. Яңа җиргә бераз өйрәнгәч, күрше кызы аны үзе белән ияртеп кичке уенга алып чыкты. Шамил белән алар шунда танышты. Беркайда да язылмаган кануннар буенча, авылга кайткан кунак кызын, гадәттә, Шамил озата бара. Бу очракта да шулай булды. Кунак кызы авылның беренче егетенә үлеп гашыйк булды. Әлфия беренче мәхәббәт канатларын җәеп, очсыз-кырыйсыз сөю киңлекләрендә очып йөргән чагында, егет эшне кызу тотты. Ул, барысын да аптыратып, тиз арада аңа өйләнеп куйды.

Авылда каз өмәләре узгач, көзге эшләр тәмамланып, беренче кар бөртекләре җиргә яту белән шаулатып туй үткәрделәр. Яшь гаилә Шамилнең әти-әнисе белән бер кыек астында дөнья көтә башлады. Әлфия хуҗалыктагы бар эшне дә үз кулына алды. Яше әллә ни өлкән булмаса да, каенана моңа шатланып риза булды. Үзе дә килененә ярдәмләште. Әлфиянең уңганлыгына, ипле холкына сөенеп туя алмады. Җае чыккан саен, авылдашларына да бу хакта сүз җиткереп торды. Ни дисәң дә, гадәттә, укытучыларның шәхси тормышы авылдашлары тарафыннан җентекле күзәтү астында була.

Бер елдан бу гаиләдә тупылдап торган ир бала дөньяга аваз салды. Шул көннәрне Шамил белән әтисе арасында катгый сөйләшү булды:
– Улым, йорт салып, башка чыгарга кирәк!
– Әти, син мине туган йортымнан куасыңмени?
– Нәрсә сөйлисең син?! Беләсең бит, ата-баба йоласы буенча, иң өлкән улны башка чыгару гадәте бар. Йорт бурасын әллә кайчан сатып алдык. Бары тик эшне башлап җибәрергә генә кирәк. Әлбәттә, үзеңә дә бераз тырышырга туры киләчәк. Хәзер дөньялар үзгәрде. Колхозда эшнең рәте бетү ягында. Эш хакын да күптән түләмиләр.
– Бу проблемаларны белгән килеш, син миңа башка чыгарга кушасың. Бура булу гына аз әле ул. Йортны яшәрлек итеп төзеп кергәнче күпме акча кирәк булачагын беләсеңме, әти?
– Нишләп белмим ди инде, улым! Мин үзем дә йорт салып кергән кеше. Авылдашлар алдында оят. Өлкән улын башка да чыгара алмады, дип сөйләрләр. Әниең белән ярдәмнән ташламабыз, яздан эш башларга кирәк, – диде әтисе.

...Шамил колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли иде. Мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлагач, район үзәгендәге СПТУда укып чыкты да, туган колхозына кайтты. Бу һөнәргә ия кешеләр, гадәттә, яхшы гына хезмәт хакы да ала, “сул акча”га да бай була. Тик Шамилнең җилкәсе эшкә юкарак иде. Колхоз җитәкчеләре аның артыннан ялынып йөреп эш кушсалар, эшләде, кушмасалар – юк. Авылдашларының да вак-төяк үтенечләрен үтәргә ашкынып тормады. Йорт эшләренә дә аның кысылышы юк иде. Шәхси хуҗалык белән яши башлагач, үзенә дә тир түгәргә кирәклеген ул аңлый иде. Шуңа күрә дә башка чыгарга ашыкмады.

Яз җитеп, җир кардан арчыла башлау белән, ай-вайга карамый, авылның читендә кызу эш башланды. Яланда торган бураны ихатага күчереп күтәрделәр, авылдашларын өмәгә чакырып, балта остасы ялладылар. Булачак йорт янында кечкенә бура күтәртелде. Читтән караганда, авыл мунчасын хәтерләтә иде ул. Бер ай эчендә анысының эшен тәмамлап, вакытлыча яшәп торырдай йорт төзелде. Ул бер ятар урын һәм ашап-эчү өчен өстәл куярлык кына иде. Монысы каената кушуы буенча төзелде. “Акча җиткәнчә төзербез. Кышны кече йортыгызда чыгарсыз. Соңыннан анысын мунча итәрсез”, – диде ул.

Абзар төзелеп, сыер, сарыклар, кош-корт та яңа каралтыга күчерелде. Бу күченүгә иң куанганы Әлфия иде. Каенана белән яшәүнең читен ягын татырга туры килмәсә дә, ул үз йортында үзе хуҗа булачак. Ә бу инде – һәр хуҗабикәнең теләге һәм хыялы.

Ямьле җәй көннәре үтеп, көзгә керүгә авыл читендә яңа ихатада яңа тормыш башланды. Әлфия улын яхшылап тәрбияләде, хуҗалыктагы барлык эшләрне дә башкарды, каенана йортында да булышты.
Шамил иртән торып колхоз алачагына чыгып китә дә, кичен генә кайтып керә. Колхоз эшеннән арып кайттым, дип, хатынына ярдәмләшергә ашкынып тормады.

Кичке ашны ашарга утырган бер кичне ул Әлфиягә болай диде: “Мин Себер якларына эшкә китәм. Сабакташым җәйге ялга кайткач, күрешеп сөйләштек. Ул: “Эш урыны булгач, хәбәр итәрмен”, – дигән иде. Кичә әтисенә: “Шамил минем янга килсен”, – дип шалтыратып әйткән. Анда эш хакы да яхшырак. Бу йортны төзеп бетерергә әллә күпме акча кирәк булачак әле. Җылы киемнәрне караштыр, алдагы атнада юлга чыгам”, – диде ир.

Әлфия бу хәбәрне ишеткәч, телсез калды. Аның сөекле ирен үз яныннан бер дә җибәрәсе килми иде. “Хуҗалыктагы эшләрдә аның тарафыннан артык ярдәм күрмичә, бар эшне дә үзем аткарып чыгарга күнексәм дә, парлы тормыш итү җиңелрәк. Бер-береңнең җылы карашын тоеп, утырып чәй эчү дә күңелгә шифа бирә. Яңа гына тәпи баскан улымның теле ачылып кына килә. Малай кешегә әти тәрбиясе дә нык кирәк. И бу тормышны! Элек-электән колхозчы акчага мантымаган. Соңгы елларны бигрәк тә, эш хакын түләмәгәч, авылда дөнья көтәрдәй ир-атлар “озын акча” эзләп Себер тарафларына китеп бетте. Хәзер менә минем иргә дә чират җитте, дип уйланды яшь хатын.

Ахыры бар.


Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: