Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 декабрь 2020, 16:30

Гомеренең соңгы көннәрендә: “Елмаясым да килми бит,”- диде...

Үләренә кырык көн кала кешенең сөмсере коелыр, диләр.

Бу вакытта ул күңеле белән башка дөньяда йөри башлый икән. Аллаһы Тәгалә китәр вакыт җиткәнне үзенчә шулай сиздерә. Казан шәһәрендә яшәүче Илнур Вәлиев тә гомеренең соңгы көннәрендә бик моңсу була. Хәтта хатыны Зөлфиягә: “Елмаясым да килми бит”, – дип әйтә торган булган. Бу гаилә белән тулай торакта таныштык. Илнур белән Зөлфия соңлап кына гаилә корган. Зөл­фиянең йөрәген яуларга теләүче егетләр күп булса да, араларыннан ул Илнурны сайлый. Әнә шулай бер-берсен озак сынамыйча гына, өйләнешеп тә куялар. Бә­хетләрен тулыландырып уллары Ленар дөньяга килә. Ә Ил­нурның янында гел кыз балалар бөтерелә. Икенчесе кыз булыр дип кө­т­теләр. Тик аларга ике егет тәр­бияләргә насыйп бул­ган икән. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә дүрт кеше яшәүгә карамастан, үз яннарына Илнур­ның әнисен дә сыендырды әле алар. Килен белән каенана дус-тату яшәделәр. Чиратка басып бер ел дә узмады, яңа фатирлы да булып куйдылар. Күрше йортларга эләккәч, сөенечебез тагын да артты. Бәхетле көннәр тагын булды әле. Зөлфия иренә кыз бала бүләк итте! Күптән күченәсе калган яңа фатирга! Тик кызын озак сөя алмады Илнур. Матур гына гомер иткән­дә, 46 яшен тутырган ир мәң­гелеккә күзләрен йомды. “Нидер буласын алдан сизде, ахры. Кич­тән дә әллә ниләр сөйләп торды. Мин моңа никтер игътибар итмәдем. Кичке якта башта янына олы улыбызны чакырып алды. Муенындагы алтын чылбырын салып, аңа бирде. “Ал инде, сиңа булсын, улым. Мин аны башка такмыйм”, – ди. Аннары икенче улыбызны яратты. Кызыбызны да сөйде. Иртәгесен мин авырып киттем. Кан басымым күтәрелгән. “Әллә эшкә бармый­сыңмы?“ – ди. Әмма алдан кисәтмә­гәнгә, җые­нып чыгып киттем. Го­меремдә бе­ренче тапкыр ирем мине озата чыкмады, – дип искә ала Зөлфия. – Үзем дә нидер сиздем. Көнозын нигәдер борчылып, җаным тынгы тапмады. Шалтыратып, балалардан әтилә­ренең хәлен сорадым. Йоклый, диделәр. Кәеф юклыкны күреп, хезмәттәшлә­рем өйгә кайтарып җибәрде. Кайтып, дару эчтем дә Илнур янына килеп яттым. Аның тәне суынырга өлгергән иде инде...” Әнә шулай мизгелдә өч баласы белән ялгыз кала Зөлфия. “Аны югалтканга ышанасым да килми. Каядыр киткән кебек кенә. Олы улым бу хәсрәтне аңлый, шуңа да авыр кичерә, – ди әниләре. – Кечкенәсе берни сиздерми. Тик менә кызым гына: “Әти кайда?“ – дип үзәкләремне өзә”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан
Чыганак: Матбугат.ру
Фото: historytime.ru

Читайте нас: