Ышаныч
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 октябрь 2020, 14:05

Интернетта....

Тиз генә интернет битләрен караштырып чыгыйм да, азак торып эшкә керешермен дип, Зәминә кәрәзле телефонын мендәр астыннан алып, үзенеӊ битләрен караштырырга тотынды.

Көндә булмаса да шулай иртән ярты сәгатькә генә күз салып чыга ул интернет челтәрендәге үзенеӊ аккаунтына.
Әнә бит берәү: «Рәхмәт, мине дуска кабул иткәнегез өчен. Мин бик шат сезнеӊ кебек чибәр ханым белән дус булуыма!» дигән. Бу сүзләр Зәминәнең күңеленә сарый май булып ятты. Шулай да, эше күп булгач, азакка кадәр укып бетмәде, бу биттән чыгып китте.
Көндәлек мәшәкать эшләр көтә. Уфага да барып кайтасы бар. Кызына күчтәнәчен дә алды, юл ыӊгае кереп чыгармын, бүген өйдә пешкән ризык белән туклансын әле төшке ашка бәбекәем дип, юлга чыкты.
Автобустан төшкәндә телефонына тагын бер хат килеп кергәнен ишетте, ләкин карарга вакыт юк. Өлгерәсе, керәсе урыннар күп. Шәһәрнең ыгы-зыгылы тавышы тансык та, биздергеч тә, арыта да. Иркенләп йөрсәӊ ни өчен килгәнеӊне дә онытырга була монда.
Һрвакыттагыча, йомышларын тәмамлап, иренә ватсапка: «Бер сәгатьтән каршы алырга чык», – дип язганда көн кичләтеп килә иде.
Атнаныӊ өч көнен район үзәгенә барып эшләп йөри ул.
Икенче көнне автобуста эшкә барганда телефонын алып интернет аша үзенеӊ битләрендәге дусларын кабул итеп, хатларны укып карап чыкты. Әнә берәү: «Бик канәгать күренәсез. Сезне фотода күргәч тә охшаттым. Дуслашуга бик шатмын!» дигән. «Бәй, кичә язган кеше бит бу», – дип елмайды Зәминә. Әй, барсына да игътибар итеп торырга, дип автобусыннан төшеп калды да, эшенә кереп китте.
Балалар белән эшләгәндә комачауламасын дип интернетын бөтенләй үк сүндереп куйды. Балаларга да әйтә, аӊлата моны. Чөнки интернетка тоташкан телефон эш кешесенә бик комачаулый, игътибарын читкә юнәлтә. Алай гына да түгел, бөтен булмышыӊны биләп алмасын өчен, эшкә йөргән кеше интернетка иртән яки кичтән генә азга гына, кирәкле мәгълүмәтне алыр өчен генә кереп чыгарга тиешлеген балаларга да искәртеп тора. Үзе дә нәкъ шулай эшли, чөнки балалар бик сизгер.
Кичке ашны әзерләп, хәләле белән тәмләп кенә чөкердәшеп ризыклангач, телевизор каршына утырып азга гына тагын телефондагы битенә керде Зәминә. Әнә күпме чәчкә-котлаулар килгән, группадагы якташыныӊ туган көне икән. Зәминә дә котлау язып салды. Ябам дип кенә торганда «зыӊнап» кына тагын бер хат килеп керде. Бәй, өченче көн кабул иткән дусты язып ята бит. Нишләп болай күп яза соӊ әле ул? Аптыратты бит тәмам. Юкса, Зәминә бер бәләкәй генә «елмаю» лайгы куеп котылган иде кичә.
«Сезнеӊ белән ныклап танышырга телим, бик күӊелгә ошадыгыз”, дип, үзе хакында кем, каян булуын тәфсилләп язса да, Зәминә бик игьтибар итмәде. Урын түшәп, хәләле янына чумды. Иртәгә бик иртә торасы бар. Икесенә дә эшкә.
Икенче көнне эшкә барышлый әнисенә сөт кертеп чыкты. Хәлен белешеп аякларына сөртергә дару калдырды. «Кыш чыккан әтәчләрем бар, өмә ясап шуларны башкарырга иде, җомга көн килерсеӊ әле булышырга», – дип әнкәсе дәшеп калды. Зәминә баш кагып кына ризалыгын белдереп, чыгып та йөгерде.
Бүген дә шул яраткан балаларыныӊ янына барасы бар бит аныӊ. Яӊа бию сала башладылар, өйрәтәсе алымнары күп. И, күӊелле дә соӊ алар белән! Бөтен дөньсын онытып көлешә – көлешә биегәч , сәгатьнең үткәне дә сизелми кала.
Эштэн кайткач кичкелеккә сыерын савып, бозавын эчерим дисә, хәлсез икәнен күреп аптырап китте. Теремек кенә бозау, сөбханалла дип кенә караган иде юкса. Ашарга да атлыгып тора үзе, ә ике арт аягына баса алмый. Ветеринар килгәнче интернеттан кереп эзләп карыйм әле бу очракта нишләтергә, ничек ярдәм итәргә була икән яшь бозауга. Телефонын кулга алса – экранда таныш «дусты» тагын хат җибәргән.
И, таптыӊ вакытын син дә дускаем! «Зур рәхмәт матур сүзләреӊә!», – дип, хатын укып бетерми генә ашыгып жавап язып куйды да, кирәкле темасын эзләргә кереште.
Иртән торуга «зыӊнап» кына телефонга хат кергәнен ишетеп, ачып караса: «Мин Сезне бик охшаттым. Алай гына да түгел, яраттым. Сезне үз илемә алып китәчәкмен. Сезгә ышанырга буламы? Чыннанда бер эчке халэтем Сезгә тартыла…» дигән җөмләне укыгач, аптырап та китте Зәминә. Менә сиӊа, мә! Авыртмаган башка…
Бәй, нишләде соӊ әле ул яраттырырлык?
Тукта! Бүген аныӊ ялы бит!?
Зәминә иркенләп сообщениеләрен игьтибарлап укырга утырды. «Мин хәрби кеше. Американыӊ Флорида шәһәрендә торам. Әле Әфганстанда хәрби бурычымны үтәп, пехота дивизиясе белән җитәкчелек итәм. Хатыным алты ел элек үлде. Депрессиягә бирелеп беркемне дә якын итә алмадым. Монда үз парымны табар өчен кердем», – дигән сүзләрен укыган иде бугай Зәминә. Игътибар да итмәгән.
Кемнеӊ шаяруы бу? Кем утыра бу биттә? Бик оста шаярта бит. Минем дошманымдыр, яки бик якын кешем микән? Матур сүзләр яза, тикшереп, сынап карамакчы булды микән? Язмаларын елмаеп кына укыса да, эш зурга китеп бара шикелле. «Мин ир хатыны, гаиләм бар», – дип тә язып куйган булган юкса.
Ә бүген: «Яратам! Мин яраткан чаклы беркем яратмас Сезне. Бергә булыйк», – дигән җөмләсеннән Зәминәгә бөтенләй эссе булып китте.
Бик ышандырып яза бит. Өзми дә куймый. Көндә яза икән бит бу кеше. Ә бәлки чыннан да фейк бит булса?...
Башны әйләндермәле, дип уйлады да, әнкәсе янына чыгып йөгерде, җомга көн дә килеп җиткән иде.
Тавыкларны җәфалап куып йөрткән язгы әтәчләрне суйдырып, эш итеп, тазартып суыткычка тутырып куйгач, бавыр коймагы пешеп чыгуга гына хәләле килеп җитте. Бергә көлешеп «әби чәен» чәйләгәч кайтыр юлга кузгалдылар.
Интернетын сүндерергә дә оныткан икән. «Зыӊгылдап» тагын хатлар ява башлады.
Зәминә хәзер экранны ачарга да шөрли. Әгәр тагын «ул» язган булса?
Зәминәнеӊ битенә кызыллык йөгерде. Кайнарлануын бөтен тәне белән сизеп, әкрен генә куркып кына экранны шуытып җибәрүгә, кулы калтырап телефоны төшеп китә язды. Чукынсын инде! Тагын «ул» язган! Нишләргә инде хәзер?
Шаяра гынадыр дип уйлап, баштук каты гына әйтеп өзмәде шул. Шаярып арыгач туктар үзе, дип тә уйлады. Ә ул һаман тирәнгә керә, ни теләгәнен катгый белеп яза.
Әнә бит: «Сез минем хатыным булачаксыз. Ике атнадан сезнеӊ якка киләм, очрашу урынын аӊлатып языгыз».
Менә сиӊа мә, Зәминә! Шаярып лайк-майк куеп, бәләкәй генә йөрәкләр җибәргәләп утырган идеӊ. Йөрәк-йөрәк шул ул. Әнә ничек чынга алган синеӊ «лайк» йөрәкләреӊне.
Хәзер нишләргә? Чын яза бит! Үзе утыра бит бу! Фотолары нинди матур! Чибәр генә үзе! Бер дә американецка охшамаган. Чын татар егете кебек басып, карап тора, кара күзләре белән.
Әнә бит: «Илем каршында ант иткән кебек, сезгә дә ант итәм, бәхетем, бердәнберем, йөрәгемнеӊ бер чәчкәсе син генә булырсыӊ. Мин телимен Аллаһ безне бергә күргән, минем үтенечне ишеткән. Бердә юкка без монда табышмадык. Ышан! Үз илемә алып китәм сезне! Минем империямнен хужабикәсе булырсыз!», – дигән. Тәүбәкәем!...
Тукта Зәминә, уйла! Интернетны ачып кирәкле мәгълүмәтне яналыклардан бел әле?!…
Әнә бит Америка солдатлары Әфганстанда көрәш алып барылуын да, тиздән гаскәрләрнеӊ аннан чыгарылырга тиешлеген дә яӊалыкларда язылган. Дөрес ләбаса бу! Бөтен чагыштыру да туры килә юкса.
Эссе бәреп, нишләргә белми әрле-бирле йөренеп Зәминә бер бокал су да эчеп килде. Хәзер ул интернетны бөтенләй сүндерми һәм телефонын кулыннан да төшерми гел хат көтә, булганын кабат-кабат укып нәтиҗә ясарга тырыша иде.
Ә бер көнне бөтенләй хискә бирелеп китте. Үз алдына үзе елмаеп, өйне җыештырып, идәнне ялтыратып, юып чыгарды. Өй эченә ямь кереп, күңел күтәрелеп китте. Тышта да кояш көлеп карый. Рәхәт!
Диванга иркенләп сузылып ятты. Урамдагы тынлыкны һәм таныш тавышларны тыӊлап ята, үзе уйлары белән әллә кайларга барып кайта.
Әнә ачык тәрәзәдән бакчадагы агачка кунган кошлар сайраша. Сыерчыклар килгән, оя карый, барлый, ә атасы сайрый. Кошларныӊ да бит матур итеп атасы сайрый ди.
Язгы җил исә! Таныш язгы җил. Үзебезнеӊ авыл җиле. Татар жиле!
Әнә күршеләрнеӊ казлары урамда куанышалар. Как-как килеп дустәнә каӊгылдашалар. Җәйне бер өер бәбкәләре белән капка төбен басып алачаклар.
Әнә бер машина тавышы. Үтеп китте. Рәшит “Жигули”енә утырып күрше авылга эшкә китте.
Әнә тагын берсе әкрен генә үтеп бара. “Десятка”лары белән Рәсүл белән Фаягөл тагын инәсенә хәл белергә, дару биреп укол кадарга киттеләр.
Тәрәзәгә карамый гына аяк тавышынан барсын да танып тора Зәминә. Монда бар да үзебезнеке, таныш, кадерле.
Ә ул Америкаларында ничек икән соӊ? Нинди агачлар үсә, нинди җилләр исә? Кемнәр икән, нинди телдә сөйләшәләр. Күршеләре, машина тавышлары ничек икән анда? И сагыныр инде…
Зәминә ике бөртек яшен сөртеп, кинәт кенә сикереп торды да, ашын пешерергә, кыстыбый ясарга кереште.
Телефонга күз салырга да онытмады. Хәзер йөрәк ашкынып кына тора. Әнә бит «Бөек Аллабыз безгә очрашу мөмкинлеге тудырган. Әйтче зинһар, Сезгә ышанырга буламы? Җавап бирсәӊ калган эшләрне … һәм килешүләр турында очрашып киӊәшләшербез. Ышанычыӊны тизрәк әйтегез. Җавап көтәм. Мин чыннан да Джеймс. Карарым ныклы!», – дигәнне, кат-кат укыган саен эсселе-суыклы булып китә Зәминә.
Кияүдәмен дигән язуны нигә укымый икән бу кеше? Аллакаем, нишләргә соӊ? Бу чаклы тәмле сүзләрне мәхәббәтне һәм сөюне ничекләр күтәрим бу яшьтә? Тәүбәкәем! Каян гына килеп чыктыӊ соӊ? Көндә хәл сорашмый калмый үзе, теләкләр тели, үзеӊне сакла матур килеш, чибәр килеш, минем өчен, дип тә өстәгән. И, түзгәч түзә бу йөрәк!
Әллә нинди ышаныч тудырырлык сүзләр дә язмыйм бит юкса.
Ишек ачып ябылуга, телефонны мендәр астына ук яшереп, төшке ашка кайткан иренә йөгереп аш бирде, кыстыбыен әзерләп, майлап өстәлгә утыртты, чәй ясады.
Күзен дә алмый иренеӊ ашаганын күзәтте. Зөлфәтнеӊ эштәге хәлләрен сорашты да, үзе аныӊ сөйләгәнен ишетми дә, үз уйларында йөзде.
Бигрәк тә уӊган инде Зөлфәте. Өйдә дә, эштә дә өлгер. Акылы да тәртиптә. Тәмле-татлы әзерләп кенә тәрбияләсәӊ, дөнья җимертеп эшли торган ир.
«И, Аллакаем! Мин Америкага китсәм кем аны пироглар пешереп сыйлар, кемнеӊ күзенә карап торыр соӊ…», – дип Зәминә күз яшьләренә дә ирек бирде. Ире эшенә чыгып йөгергән иде инде.
Юк! Аллакаем, болай булмый! Шундый матур тормышны бозып буламы? Уйла, Зәминә! Бер фәһемле карарга кил. Ун көн буена теге американец сине үзенә каратып, үз хатыны ясап куйды бит, ә! Ничек котылырга моннан?.
Авыр сүз дә әйтеп булмый. Кинәт кенә сындырып та булмый. Картинәй тәрбияседер, ир кешегә каты бәрелә торган гадәте дә юк Зәминәнеӊ.
Туктале, бай диләр бит американнарны, ул да, хәрбимен дигән. Тикшереп карыйм әле: доллар сорап языйм әле, ни дияр икән минем «мәхәббәтем»..
Язды Зәминә! Күпмерәк сорарга кирәклеген дә уйлап чыгарды. Язды да ни эшлэргә белми аптырап, ишек алдына чыгып, болдырны себереп, себеркене өскә каратып почмакка сөяп тә куйды.
Азак, ихатада үсеп чыккан йомшак бәбкә үләненә басып, кулларын җәеп тутырып тын алды. Менә ул – бәхет! Ямьле дөнья! Тормыш нинди матур! Бергә булган өчен матур һәм ямьле! Яшьлектәге истәлекләре белән, кителмәгән килеш, күнегелгән үз парың яныңда булган өчен ямьле.
Резида Сабитова. Кушнаренко районы.

Читайте нас: