Ышаныч
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 июль 2020, 11:55

Эзләп алган газаплы ялгызлык

Бүген Рәшидәнең кырыгы.

Җаны тынычлык табып, җир куенында үз урынын алганга да 40 көн вакыт узган. Ләкин менә Әнвәр генә җанын кая куярга белмичә йөри. Кырык көн дәвамында кырык хәнҗәр кадаган кебек бик ачы булып, үкендереп искә төшә.

Ходайның биргән һәр көнен дөрес, гадел итеп яшәргә тырышты Рәшидә. Әллә гомере кыска булуын сизенде, әллә бу кадәр әрнү, газап, кимсетүләргә йөрәгенең озак түзмәячәген аңлады. Күпме генә дөрес яшәргә тырышса да, күңел түрендә бәйләм-бәйләм яра бар иде аның. Ире барыбер аңламады. Бар булмышын гаиләсенә багышлавын да, иренә тавыш күтәреп сүз дәшмәвен дә, чит-ятларга күтәрелеп тә карамавын да, авызына бер тамчы исерткечләр капмавын да бәяләмәде. Мәхәббәт уңай сыйфатларга карап килми икән ул. Үзеңә бәйләп кую өчен ниндидер бер сөйкемле сөяк тә, хәйләкәрлек тә, чаялык та, ә менә барысын да күңелгә җыеп бармас өчен сер сөйләрлек дуслар да, күңел ачулар да кирәк икән. Гомеренең соңгы көннәрендә үзе дә бу хакта аңлады, терелеп исән-сау аякка басса тормыш рәвешен үзгәртергә планнар корды. Тик барысы да хыял гына булып калды... 50 яше дә тулмаган килеш Рәшидәнең күзләре мәңгелеккә йомылды. Аның белән бергә Әнвәрнең дә өметләре өзелде, күзләре ачылды, тормыш кыйбласының дөрес булмавын аңлады.

Рәшидәгә дә берьюлы ике егет гашыйк булды. Берсе – классташы Газим. Кыска гына буйлы, юаш кына карашлы, сүзен дә күзгә карап түгел, кырыйга карап сөйли торган классташ егет, әлбәттә инде, Рәшидәгә бик ошап бетмәде. Аның һәр сүзеннән көлде, ни генә тәкъдим итсә дә кире какты, хәтта иптәш кызлары янәшәсендә аның белән култыклашып та бармады. Ә менә Әнвәр аның нәкъ киресе. Дөресрәге, Рәшидәнең хыялында йөрткән, төшләрендә күргән, югалтудан курыккан пары. Ул аны хәтта күздән югалтудан да, башка ярлар күз салудан да курка иде.

Ничек итсә итте, ләкин Газимнән котылып, Әнвәрне үзенеке итүгә иреште кыз. Аның озын буена, матурлыгына баш-аягы белән гашыйк булды. Ә калганы бу вакытта мөһим түгел иде. Яраткан кешең янәшәңдә булганда бәхетле булырга мөмкин дип уйлады. Аның өчен егетнең холкы, нинди гаиләдән булуы, нинди һөнәр сайлавы – берсе дә мөһим түгел иде. Әнисенең ашыкмаска кушулары, укуыңны тәмамла инде, дип ялынулары да урынсыз булды. Ул - ярата! Ул - гашыйк булган!

Бергә яши башлау белән озак та үтми Рәшидәнең күзләре ачылды. Ул кем өчен өзгәләнүләрен, үзе өчен үлеп торган Газимне аңа алмаштыруын уйлап күп тапкырлар үкенде. Үзенә карата җылылык та, кайгырту да, хөрмәттә сизмәде ул. Алай гына да түгел, аның ире хатын-кызлардан туймый торган булып чыкты. Таң атса да, төш җитсә дә, газында ашы ташып, табасы көеп ятса да, аңа үзенә җайлы вакытта хатын кирәк. Рәшидә балалар бакчасында эшләде. Эше җаваплы иде. Кеше балалары өчен җавап бирәсе бар. Әти-әни кулыннан иртән исән-сау алып калган баланы, кичен исән-имин тапшырырга да кирәк. Әнвәрнең анда эше юк. Ул өйдә чакта хатын да өйдә булырга тиеш. Яшьрәк чакларда Рәшидә ирен югалтудан курыкса да, соңрак барысына да кул селтәде. Аның җаена торуларыннан тәмам туйды. Ирекле булып, нахак, төртмәле сүзләр ишетмичә генә, гаилә тәмен белеп яшисе килде. Бер-бер артлы туган балалар, гаилә өчен янып-пешеп яшәү аның йөзенә җыерчыклар салды, моңсуландырды, арыган кыяфәткә кертте. Ә ирнең инде бу вакытта күптән сөяркәсе бар иде. Аны хатыны гына сизмәде. Кичләрен кайтып ни өчен төртмәле сүзләр яудыруын, ни өчен кеше хатыннарын үтереп мактавын, үзе белән чагыштыруын Рәшидә генә төшенмәде. Күрәсең, эш белән гаилә арасында бәргәләнеп, аның башка мәсьәләләргә күзен ачарга да вакыты булмагандыр.

Йорт мәшәкатьләре белән богауланган Рәшидәнең күзләре ачылганда инде соң иде. Тавыш-гауга чыгару да мәгънәсез һәм сөяркә файдасына булды. Яраткан яшь сөяркәсен Әнвәр өйләренә үк алып кайта, хәтта кунарга да алып кала башлады.

Күптән ничек кайтуына, киемнәренә, кыяфәтенә игътибар итәсе калган да бит. Рәшидә аңа артык ышана һәм ярата иде. Шуңа да барлык мыскыллауларына түзде, урында әйтелгән төртмәле сүзләренә игътибар итмәскә тырышты. Ә беркөнне кер юу машинасыннан кап-кара чалбарга уралып, сап-сары озын чәч килеп чыкты. Шикләнергә беренче сәбәп әнә шул иде. Аннан качып-качып телефоннан сөйләшүләренә, хәбәр килгәннән соң чыгып югалуларына игътибар итте. Тик дәшә генә алмады. Чөнки ире дәштерә торганнардан түгел. Шулай да сөйләшүләре, аңа карата мөнәсәбәте үзгәрде. Салкынлыктан туйган ир кунарга да кайтмый башлагач, утырып тыныч кына, балаларга сиздермичә, күз яшьләрен күрсәтмичә генә сөйләшергә булды. Аның бу адымын балалары гына түгел, бөтен күрше-тирә, дус-иш белде. Холыксыз ир зур тавыш куптарды. Сөяркәсен дә биредә, Әнвәр үз куллары белән төзегән, үз тырышлыгы белән булдырган йортта яшәтергә теләвен әйтте. Ирнең инде озак еллар хатыннар белән чуалуы да мәгълүм булды, бу кыз беренчесе булмаган кебек, соңгысы да булмаячагын да шома гына төшендерде ул.

Бу йортта ир ничек әйтсә, шулай була шул. Яңа хатыны Алисә өйдә бик еш кына кадерле кунакка әверелде. Рәшидә юып куйган сөлгеләр белән мунчага китте, аның халатларын киеп мунчадан чыкты. Балалар белән китеп урнашырга урыны булмаган хатын тешен кысып түзде, качып елау, зарланудан кала берни эшли алмады. Халыкка гайбәт кенә кирәк. Бик кызыксынучан кешеләр ярыклардан карый-карый Рәшидә белән Әнвәрне күзәтте, тормыш китабының азагын, ни белән төгәлләнәчәген белергә теләделәр. Азгын тормышның ни белән бетәсе үзләренә билгеле булмаса да, өлкәннәргә ачык иде. Бу болганчыкның кемнедер хәсрәткә саласы ярылып ятса да, беркем дә Рәшидәнең үлеменә юрамады...

Ирекле, уйланылмаган, безнең халыкка бөтенләй дә ят булган тормыш Әнвәр көткәнчә булмады. Ул бүген вакытсыз гүр иясе булган хатыны алдында да, бик яшьли әни кайгыртуыннан мәхрүм калган балалары алдында да үзен гаепле тоя. Тормышның кая таба тәгәрәвен белмәгән Алисә дә Рәшидә авырып урын өстенә калу белән бик тиз китеп югалды. Ул килешкә бу йортта ашарына тәмле ризык әзерләп, мунча ягып, салып калдырган керләрен юып, үтүкләп куючы калмады бит. Аннары соң Әнвәр дә кырысланды, башка төрлегә әйләнде, хатын булып яши белмәвендә гаепләде. Сөяркә булып, балда-майда гына йөзеп йөрергә ияләшкән кыз кая хуҗабикә булып, армый-талмый өй эшләрен башкара алсын инде. Җитмәсә кайткан саен балаларның кырын карашып, күрә алмауларын, әниләренең үлемендә үзен гаепләүләрен тоя.

Әнвәр үзенә тагын биш хатын да, ун сөяркә дә таба алыр. Тик менә балалар өчен генә җанын ярып бирергә дәзер үз әниләре башка булмас инде.

Барын да эченә йотып яшәгән Рәшидә шул сагышлары, газаплары белән, бер генә дә матур сүз ишетмичә китеп барды. Ник кирәк булды икән аңа шулай басылып, тәме булмаган парлылыкны саклап яшәү? Алган тәрбиясе шулай мәҗбүр иткәнме, әллә ярату яшәткәнме?

Әнвәр бүген балалары, туганнары ярдәме белән ашларын үткәреп, азмы-күпме онытылырга тырышып йөри. Ялгызы калгач нишләр икән ул? Бергә яшәлгән елларның һәр көне үкендерерме аны, сагындырырмы? Ни булса да эш узган иде... Үкенсәң дә, саргайсаң да, башыңны ташка бәрсәң дә, җиңеллек килмәс. Бу Әнвәрнең үз тырышлыгы белән табып, эзләп алган газаплы ялгызлык, үз-үзенә чыгарган хөкем.

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
Фото: blackpantera.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ll-yalgysh-ll-yazmysh-/Ezl-p-algan-gazapli-yalgizlik-357750/
Читайте нас: