Мин аның подъездын шарлар белән бизәп, роза таҗлары сибеп чыгарга булдым. Сөйгәнем дус кызы белән бергә фатир “снимать” итеп тора иде. Минем бәхеткә, шул ук подъездда таныш егетемнең картәтисе яши. Тик ул подъезддагы тәртип һәм чисталык өчен аяусыз көрәш алып баручы буларак, минем чәчәк таҗлары сибүемне хупламаячак иде. Шуңа күрә аңа әйтеп тормыйча гына ачкычлары бер төнгә урлап торырга булдык. (Белеп калса, бер җирдән асып куячак иде!)
Шулай итеп төн уртасы җитүгә үз фатирымда дустым белән өреп кабарткан шарларны саклык белән генә машинага тутыра башладык. Иреннәребез үбешү фестивалендә Гран-при алган кешенекедәй арып, кабарып чыккан иде. Ярый, розаларның энәсезен сатып алырга баш эшләгән. Аларын да йолыккалап капчыкка тутырдык та, киттек теге йортка. Никадәр сак кыланырга тырышсак та, бер шарыбыз шартлады. Тып-тын подъездда бу тавыш мылтыктан атканнан һич ким яңгырамады. Ярый, берәү дә уянып чыкмады. Эш беткәч, тиешле ишек төбенә гөлләмәне куйдым. Һәм кыңгырауга бастым да... очып төшеп киттем баскыч буйлап. Йөрәк чыгардай булып тибә, баш гөжли... Ә шулай да күңелдә рәхәт!
Икенче көнне сөйгәнемнән шалтырату көтеп озын бер көн үтте. Әмма тавыш-тын юк. Кич җитте, төн якынлаша... “Рәхмәт” дип булса да әйтергә буладыр бит. Ромеоның рәнҗетелгән горурлыгы аңлашуны таләп итте. Түзмәдем, үзем шалтыраттым. Ә сөйгәнем миңа үпкәләп утыра!!! Менә сиңа мә, мин әйтәм. Ни булганын ачыклый башладым.
–Дус кызымның егете шундый матур бүләк ясаган: подъездны шарлар белән бизәгән, чәчәк таҗлары сипкән... Ә син хәтта шалтыратмадың да... – ди мышык-мышык.
–Ә ник ул бизәгән дип уйлыйсың? – дим.
–Ә ул аңардан шалтыратып үзе сорады. Син бизәдеңме, диде. Әйе, диде егете.
Кем бизәгәнен бик озак аңлатырга туры килде. Шарларның төсен дә, гөлләмәнең нинди булуын да сөйләдем. Дус егетемне шаһит буларак чакыра алам дигәч, ниһаять, ышанды.
Әлбәттә, дус кызына берни дә сөйләп тормаска булдык. Ни өчен бәйрәмен бозарга инде? Ә менә аның егетен очратып, күрешергә куллар кычытып йөри...