Ислам динендә мәчетләр гаять зур роль уйный. Биредә гыйбадәт кылу, намаз уку, дини тәгълимат тарату, йолалар үткәрү башкарыла. Функциональ күрсәткечләр буенча җәмигъ (соборный), 5 вакытлы, авыл, квартал мәчетләре булган. Күпчелек мәчетләр бер яки берничә манаралы, һәр мәчет янында тәһарәт алу урыны, китапханә, хатын-кызлар өчен бүленгән гыйбадәт кылу урыны булган.
Безнең якларда мәчетләр агачтан төзелгән, эчке бизәлешләре бик гади булган: стеналар ачык, урыны белән Коръәннән аятьләр язылган, идәндә келәмнәр җәелгән. Мәчетләр авыл уртасында калку урында төзелгән, миһрабы меридиан буенча Мәккәгә юнәлтелгән була. Матур мәчетләр авылның горурлыгы саналган. Һәр авыл халкы Аллаһ йорты төзергә тырышкан.
Бөек Октябрь революциясенә кадәр Иске Казанчы төбәгендә 14 авылда 17 мәчет булган, шул исәптән Иске Казанчыда — 3, Яңавылда — 2 (бу турыда академик Әлфис Суфиян улы Гаязовның “Гражданинның кече һәм зур Ватаны” китабында бәян ителә). Зур булмаган Яңа Мотабаш авылы да читтә калмаган.
Ул вакыттагы тәртипләр буенча мәчет төзү өчен мәхәлләдә 200 ир-ат кирәк була. Әлбәттә, зур булмаган авылда бу шартны үтәү мөмкин булмый. 1909 елда Яңа Мотабашта 39 хуҗалыкта 119 ир-ат исәпләнә. Кешеләренең үз авылларында мәчет төзү теләге зур була, шуңа алар башка фактларны нигезли. Авыл Иске Мотабаш мәчете мәхәлләсендә була, анда барырга ерак (6 чакрым), юлларның таулы, чокырлы булуын дәлиллиләр, шулай ук мәчет төзүне һәм дин әһеле тотуны үз өсләренә алуны белдерәләр.
Мәчет төзүгә рөхсәт алу бик тиз булмый. Авыл халкы бу эшне башкаруны Хәсән Мөхәмәтгали улы Илекәевка йөкләтә. Укырга, язарга белгән Хәсән авылда ихтирамлы кеше була. 1920 елгы халык исәбе буенча аның җиде баласы була. Хуҗалыкта сигез дисәтинә җир, ат, сыер, сарыклар, кош-корт, сука, агач тырма исәпләнә.
Шунысы игътибарга лаек: бу вакытта Яңа Мотабаштан 3-4 чакрым ераклыктагы Төпрәле һәм Кышлау-Елга авылларында мәчетләр була, ә авыл халкы үз мәчетләре итеп Иске Мотабаш авылы мәчетен күрсәтә. Бу Яңа Мотабаш авылы кешеләренең, нигездә, Иске Мотабаштан күчеп килгәнлеген дәлилләми микән?!
Хәсән Илекәев гаризаны 1909 елның апрель аенда Бөре өязе Югары Тәтешле волосте идарәсенә тапшыра. Арытаба уңай резолюция алган гариза декабрь аенда Бөре өязенең алтынчы участок начальнигына юнәлтелә. Начальник гаризада күрсәтелгән фактлар урынлы дип саный һәм мәчет, дин әһеле тоту авыл халкы өчен авыр булмаячагын раслый. Аннан соң документлар Ырымбур Диния идарәсенә (Магометанское духовное управление) китә. 1910 елның 15 мартында идарә документларны Чит ил диннәре буенча дини эшләр департаментына җибәрә һәм Яңа Мотабаш авылында мәчет төзүгә рөхсәт бирүләрен сорый. Бу турыда Югары Тәтешле волосте идарәсе аша авыл халкына җиткерелә.
Шулай итеп, 1910 елда авылда мәчет төзелә башлый. Ул авыл уртасында калку урында ике катлы, бер манаралы итеп төзелә. Мулла итеп Борай районы Шүнәк авылының дини белемле кешесе Мөхәмәтгата Мөхәмәтсафин (Гатаулла Сафин) җибәрелә. Җиде кешелек гаиләнең биш әгъзасы укый-яза белгән, җиде дисәтинә җире, ике аты, сыеры, бозавы, сарыгы, кош-корты, бал кортлары була. Мулла буларак үз вазифасын төгәл, намус белән башкара, балаларга үзаллы белем бирә.
Кызганычка каршы, аның гомере фаҗигале тәмамлана. 1930 елның 25 декабрендә кулга алына, Җинаять кодексының 58-10, 58-11, 58-13 статьялары (контрреволюцион эшчәнлеге өчен) нигезендә хөкем ителә һәм 1931 елның 21 февралендә атып үтерелә, гаиләсе авылдан сөрелә.
Гатаулла хәзрәт белән бергә бертуган Миңнеәхмәт Басимов (Фалыйәхмәтов) һәм Солтан да шул ук статьялар нигезендә югары хөкем җәзасына тарттырыла.
Мәчет ябыла, манарасы кисеп аударыла, сөйләүләр буенча манараның аен таба алмаганнар. Бинаның өске каты “Байкал” колхозы идарәсе, аскы каты клуб итеп файдаланыла. Арытаба бер генә кат калдырып, клуб ролен башкара.
Авылда билгеләнгән мулла булмаса да, аның вазифаларын башкаручы дини белемле кешеләр була. Шуларның иң билгелесе Закир бабай Вилданов (Уелданов) аерым урын алып тора. Авылда укый-яза белгән биш гаиләнең берсе булган Уелдан Гыйльмановның ишле гаиләсендә (җиде бала) туып-үскән, мәдрәсәдә белем алган. Туганнары сөйләвенчә, Уелдан карт та мәдрәсәдә укыган. 1920 еллар ахырында Закир бабай башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләгән, шулай ук ликбез буенча олыларны да укыткан. Дингә каршы көрәш көчле булуга карамастан, Закир бабай дини йолаларны теләп башкарган. Авылдашларының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышкан. Тормыш иптәше Гафифә белән кызлары Асиягә дә белем алырга булышканнар. Ул озак еллар Бөре районы Үгез урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән, “Мактау билгесе” ордены кавалеры, 1978 елда укытучыларның Бөтенсоюз съезды делегаты була. Асия апаның, уллары Рим һәм Вадим, кызлары Лиана да югары белем ала.
Динне саклаучы, намаз, догалар укучы әбиләр дә күп кенә иде. Мәсәлән, Галия әби Фәтхетдинова. Улы Гадельян абый сөйләвенчә “Галия” мәдрәсәсендә белем алган, авылда дини бәйрәмнәрдә Коръән сүрәләре укыган. Шулай ук Мәрфуга, Җәннәтелҗиһан әбиләрнең исемнәрен әйтергә мөмкин.
Соңгы елларда авылларда мәчетләр төзелә, дини әдәбият киң таратыла, зурлап дини бәйрәмнәр үткәрелә. Үзгәрешләр зур булса да, үткәннәрне дә онытмаска кирәк.