Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
1 июнь 2022, 11:00

Июньдә Русиядә нинди законнар үз көченә керә?

Белеп торсак, яхшырак булыр.  

Июньдә Русиядә нинди законнар үз көченә керә?
Июньдә Русиядә нинди законнар үз көченә керә?

1 июньнән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре, яшәү минимумы һәм хезмәт хакы 10% ка арта. Яшәү минимумын арттыру аның күләменнән чыгып билгеләнә торган кайсыбер пособиеләрнең һәм түләүләрнең артуына китерәчәк.

       Югары уку йортларында бюджет урыннарының саны арта

      Быелгы уку елында алар 576 мең, киләсе елда – 588 044. Шуларның 73% төбәк югары уку йортлары өчен бүленгән. Бюджет урыннарының күбесе инженер һәм техник белгечлекләргә карый. Булачак инженерларга – 251 мең, педагогларга - 75 меңнән артык, табибларга 53 мең урын бүлеп бирелгән.

       Җанатар паспорты барлыкка киләчәк

      Спорт чараларына билетларны җанатар паспорты булган очракта сатачаклар. Мондый чараларның исемлеген хөкүмәт билгели. Граждан җанатар паспортын рәсмиләштерү өчен гаризасын “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша юллый ала. Әгәр җанатар спорт чараларында җәмәгать тәртибен бозса, паспорт бирүдән баш тартырга мөмкиннәр. Риза булмаганнар мондый карар буенча судка шикаять бирә ала.

      Туендыручысын югалту буенча пенсия түләү чоры арта

     Мәктәпне тәмамлаган һәм урта яки югары уку йортларына кермәгән 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен туендыручысын югалту буенча страховкалау пенсиясен түләү вакыты уку тәмамланган елның 1 сентябренә кадәр озайтыла. Моннан тыш, урта яки югары уку йортына укырга керүчеләр өчен мондый түләүләрне өзлексез алу тәэмин ителә.

         8 июньнән социаль ярдәм тагын да адреслырак булачак

     Гражданнарга үзләренә тиешле льготалар һәм пособиеләр алу мөмкинлеге турында хәбәр ителәчәк. Пособиене билгеләү өчен мәгълүматны гражданнар ризалыгы белән бердәм дәүләт социаль тәэмин итү системасыннан алачаклар.

 Урманнарда янгынга каршы кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык көчәйтелә.

      Гражданнар өчен штрафлар  - 15-20, юридик затлар өчен 2-3 тапкырга арта. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен максималь штраф, әгәр бу янгын килеп чыгуга һәм кеше сәламәтлегенә ныклы зыян китерүгә яки кеше үлеменә китерә икән, 2 млн. сум тәшкил итәчәк.

     29 июньнән страховкалау компанияләре клиентын идентификацияләү гадиләштерелә

     Моның өчен машина йөртү хокукы бирүче документ – праваны  файдаланырга рөхсәт ителә. КАСКО һәм ОСАГО буенча түләү лимиты арта (15 меңнән 40 мең сумга кадәр), шул ук вакытта клиент турындагы мәгълүматларны тикшерү таләп ителми (тимер юл транспортыннан тыш).

       Корал әйләнешен контрольдә тоту катгыйлатыла

     Ау коралын алу яше 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арта. Авыр яки аеруча авыр җинаять өчен суд хөкеме ябылмаган, яки суд хөкеме алынмаган гражданнарга коралга лицензия бирү тыела.

Автор:Таҗиева Руфина
Июньдә Русиядә нинди законнар үз көченә керә?
Июньдә Русиядә нинди законнар үз көченә керә?
Автор:https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2022-05-31/iyund-rusiyad-nindi-zakonnar-z-k-chen-ker-2823909
Читайте нас: