Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
20 апрель 2022, 16:30

Урамда сату итәргә ярыймы?

Гадәттә пенсионерлар үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимешләрне сатарга урамга чыга...

Урамда сату итәргә ярыймы?
Урамда сату итәргә ярыймы?

Быел килеп туган икътисади хәлдә – тотрыксызлык, бәяләр үсү, эш урыннары кыскару, чит ил базарлары ябылу кебек шартларда үзебенең тамакны үзебез туйдыру аеруча көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Моны түрәләр дә танырга мәҗбүр. Шуңа алар да бик озак еллар чаршау артында кала килгән бакчачылык проблемасын күтәреп чыкты.

Мәсәлән, ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин бакчадан табыш алырга тәкъдим итте. “Бакчачылык һәм яшелчә-җимешчелек өчен участоклар бирү тәртибе гадиләштерелде, – диде ул шушы көннәрдә. – Бу – кирәкле чара. Гади булмаган икътисади хәлдә кешеләр үзләрен яшелчә-җимеш белән тәэмин итә һәм хәтта берникадәр табыш та алырлык булсын”. Аның сүзләренчә, хәзер хөкүмәт раслаган кагыйдәләргә ярашлы, хуҗалык эшләре яки бакчачылык алып бару өчен дәүләттән арендалаган җирләрне сатулашулар (торг) үткәреп тормыйча сатып алу мөмкинлеге бирелә.

Ярый җирең бар, ди. Ә үстергәнне сатканда киртәләр булмасмы соң?

Бу җәһәттән Башкортстанда урам сәүдәсе һәм тиеш булмаган урыннарда көнкүреш хезмәтләре күрсәткән өчен административ җаваплылыкны бетерергә җыеналар. Шул хактагы законны республика парламенты апрель ахырында кабул итәргә тиеш.

“Гадәттә, пенсионерлар үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимеш һәм өйдә әзерләгән кайнатмаларны сатарга махсус булмаган урыннарга чыга. Зур булмаган акчалар да – алар өчен яхшы ярдәм, – ди Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Шуңа без мондый урыннарда сәүдә иткән өчен штраф салуны вакытлыча туктатырга тәкъдим итәбез. Конкрет вакытларны билгеләмибез. Икътисади хәл тотрыклангач, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз”.

Закон проектына ярашлы, юридик шәхес булмаган гражданнарга, коммерциягә карамаган оешмаларга, шулай ук кече һәм урта эшкуарларга штраф салынмаячак.

Исегезгә төшерәбез, ярамаган урында сәүдә иткән өчен гражданнарга – 500 сумнан 3 меңгә кадәр, вазифа биләүчеләргә – 20дән 40 мең сумга тиклем, юридик шәхесләргә 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф карала иде.

Автор:Язгөл Сафина
Урамда сату итәргә ярыймы?
Урамда сату итәргә ярыймы?
Автор:https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2022-04-20/uramda-satu-it-rg-yaryymy-2776879
Читайте нас: