Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
20 апрель 2022, 16:35

ЦУР: Бурычлылар өчен яхшы хәбәр

2022 елның 1 февраленнән бурычлылар үз акчаларының бер өлешен исәптән алудан саклый ала.

ЦУР: Бурычлылар өчен яхшы хәбәр
ЦУР: Бурычлылар өчен яхшы хәбәр

Моның өчен суд приставына гариза бирү дә җитә - һәм яшәү минимумы исәптә калачак.

Яшәү минимумын саклап калу һәм бурычларны бетерү турында Башкортстан ЦУРының туры эфирында - Республика белән идарә итү үзәге хезмәткәре Аида Әсфина һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Гайсовна.

2022 елдан нәрсә үзгәрде?

Хәзер әҗәтләрне исәптән чыгарганда яшәү минимумын саклап калуның гомум тәртибен билгеләүче федераль закон бар. Судларга йөрергә, приставларны үгетләргә һәм банклар белән баш катырырга туры килмәячәк.

Һәр бурычлы кеше, башкарма производство ачылган очракта, ай саен аның кеременең бер өлеше генә булса да үзенә калачак, дип ышана ала. 13026 сум гарантияләнгән рәвештә саклана, бу - 2022 елга Русия буенча эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы.

 

Автор:Резеда Галикәева
ЦУР: Бурычлылар өчен яхшы хәбәр
ЦУР: Бурычлылар өчен яхшы хәбәр
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-04-20/tsur-burychlylar-chen-yahshy-h-b-r-2776961
Читайте нас: