Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
14 апрель 2022, 11:50

Ипотека алучылар игътибарына яхшы яңалык

Башкортстанда ипотеканы электрон рәвештә ешрак рәсмиләштерә башладылар.

Ипотека алучылар игътибарына яхшы яңалык
Ипотека алучылар игътибарына яхшы яңалык
Башкортстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2022 елның беренче кварталында ведомствога ипотеканы теркәү өчен 19,8 мең гариза кергән, б,у үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,6 процентка күбрәк (18,8 мең гариза).

Гаризаларның гомум санының 58 проценты электрон рәвештә килгән, шул ук вакытта 2021 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч нибары 41 процент тәшкил иткән. Электрон төрдә иң күп гаризалар 2022 елның февралендә килгән (барлык ипотека гаризаларының 59 проценты).

- Республикада 2021 елдан "1 көн эчендә электрон ипотека" проекты тормышка ашырыла. Ул электрон рәвештә документлар тапшырганда, ипотеканы нибары 24 сәгать эчендә теркәү мөмкинлеген, һәм, нәтиҗә буларак, тиз арада яңа торакка яки яңа офиска күчүне күз алдында тота. Әгәр күчемсез милек кредитка сатып алынса, документларны электрон теркәлүгә банклар, шулай ук төзүчеләр бирә ала. Теркәү вакытын кыскартуның мәҗбүри шарты - аны туктатып тору өчен нигезләр булмау, - диде Башкортстан Росреестры җитәкчесе Петр Клец.

Республика банклары электрон ипотеканы рәсмиләштерергә тели, шул ук вакытта алар заемчыга кредит бирүнең бөтен чорына процент ставкасына ташлама тәкъдим итә. Саклык банкы һәм ВТБ банклары хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ зур булуын раслый. "Сбербанк" мәгълүматларына караганда, 2021 елда электрон теркәү хезмәтеннән ипотека алу өчен мөрәҗәгать иткән гражданнарның 71,4 проценты файдаланган.

Башкортстанда ипотеканы теркәүнең минималь вакыты 20 сәгатьтә гамәлгә ашырыла, диделәр ведомствода.
Фото: bank-sovcombank.ru  


Автор:Резеда Галикәева
Ипотека алучылар игътибарына яхшы яңалык
Ипотека алучылар игътибарына яхшы яңалык
Автор:https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2022-04-14/ipoteka-aluchylar-ig-tibaryna-yahshy-ya-alyk-2768517
Читайте нас: