Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
4 апрель 2022, 14:50

Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Башкортстан егетләре Русия территориясендә генә хезмәт итәчәк.

Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

1 апрельдә, Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкортстан Хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, 5 меңгә якын егет Русия территориясе буенча гаскәрләрнең барлык төрләренә китәчәк.

Тулаем алганда, Русия буенча быелгы язда 134,5 мең егет армиягә чакырылырга тиеш - бу, узган елдагы белән чагыштырганда, азрак. Аларның хезмәте уку үзәкләрендә һөнәри әзерлек белән башланачак, ул өч айдан биш айга кадәр дәвам итәчәк. Русия Оборона министрлыгында хәрби хезмәткә алынучыларның берсе дә Украинага җибәрмәячәк, дип белдергәннәр – махсус операцияләрдә бары профессионал хәрбиләр генә катнаша.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның бернинди дә "кайнар нокта"га да җибәрелмәячәген ассызыклап үтәм", - диде ведомство җитәкчесе Сергей Шойгу.

Шулай ук оборона министры билгеләп үткәнчә, узган язда армиягә алынган барлык солдатларның хезмәт срогы чыккач, алар вакытында запаска китәчәк, демобилизацияләнүчеләрне өйләренә "дембель вакыты" җитү белән озатачаклар.

Мөһим момент: коронавирус таралуга юл куймас өчен, Башкортстан муниципалитетлары хәрби комиссариатларында һәм Җыелма пунктта биналарга дезинфекция үткәрелә, ә призывникларга COVID-19ка тест үткәрелә.

Автор:Ример Насретдинов
Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Башкортстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-04-01/bashkortstanda-h-rbi-hezm-tk-yazgy-chakyrylysh-bashlandy-2753547
Читайте нас: