Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
31 март 2022, 10:50

Эшкуарларга табышка салым түләү вакытын күчерәләр

Оешмалар табышына салым буенча айлык аванс түләве вакыты бер айга озайтылды һәм 28 апрельгә күчерелде.

Эшкуарларга табышка салым түләү вакытын күчерәләр
Эшкуарларга табышка салым түләү вакытын күчерәләр

Мондый карар Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан чит илләр керткән финанс һәм икътисади чикләүләр шартларында бизнеска ярдәм чаралары күрү кысаларында кабул ителде.

- Агымдагы елның I кварталы өчен табышка салым буенча аванс түләве турында сүз бара. Бу түләү узган елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча эш күләмнәре нигезендә исәпләнә. Түләү вакытын озайту эшкуарларга, реаль эш нәтиҗәләрен исәпкә алып, түләү суммасына төзәтмәләр кертергә һәм шул рәвешле, акчаны әйләнештән чыгармаска мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, айлык авансны түләү вакытын күчерү оешмалар табышына салым буенча 2022 елның беренче кварталы өчен салым декларациясен тутыру тәртибен үзгәртми.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Эшкуарларга табышка салым түләү вакытын күчерәләр
Эшкуарларга табышка салым түләү вакытын күчерәләр
Автор:https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2022-03-29/eshkuarlarga-tabyshka-salym-t-l-vakytyn-k-cher-l-r-2748582
Читайте нас: