Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
20 гыйнвар 2022, 10:13

Республика бюджеты кабул ителде

Дәүләт-җыелышы Корылтай депутатлары “2022 елга һәм 2023-24 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон кабул итте.

Республика бюджеты кабул ителде
Республика бюджеты кабул ителде
Киләсе елга Башкортстан бюджеты керемнәре – 246,22 миллиард сум, чыгымнары – 267,66 миллиард сум күләмендә планлаштырылган, дефицит 21,45 миллиард сум тәшкил итәчәк. 2023 елда керемнәр – 244,31 миллиард сум, чыгымнар – 252,67 миллиард сум, дефицит 8,37 миллиард сум күләмендә фаразлана. 2024 елда керемнәр – 244,88 миллиард сум, чыгымнар – 248,42 миллиард сум, дефицит 3,54 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.

– Бюджет турында закон проекты өстендә эшләү барышында Финанс министрлыгы төрле фракцияләр депутатларының фикерләрен исәпкә алды, закон проектына 40тан артык үзгәреш кертелде, – диде республика парламенты Рәисе Константин Толкачев. – Алар бюджетның керем өлешенә дә, чыгым өлешенә дә кагыла.
Закон проектының соңгы вариантында киләсе елга керем 17,9 миллиард сумга арттырып фаразланган. Шул исәптән республиканың салым һәм салым булмаган керемнәре – 11,5 миллиард сумга, федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр буенча план 6,4 миллиард сумга арту фаразлана. Киләсе елда федераль бюджеттан финанс ярдәмнең гомум күләме – 77 миллиард сум, 2023 елда – 66,5 миллиард сум, 2024 елда 58 миллиард сумнан артып китәчәк.
– Бюджетта, гадәттәгечә, социаль юнәлешкә зур игътибар бирелә. Халык алдында барлык бурычлар да тулы күләмдә үтәләчәк, – диде Константин Толкачев. – Киләсе ел бюджетында, ниһаять, еллар буена тупланып килгән кискен проблемаларны хәл итүгә акча салынган. Бу – ятим балалар өчен торак сатып алуга, мәктәпләрне сак хезмәте белән тәэмин итүгә, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә атмосфера һавасын мониторинглау буенча станцияләр урнаштыруга өстәмә акча бүлү. Моңа кадәр күрелмәгән зур сумма Максатлы республика инвестицион программасын гамәлгә ашыруга һәм Юл фондына салынган. Гомумән алганда, бюджет тигез бүленгән. Өч елга бюджетка бурыч йөкләмәсе салым һәм салым булмаган керемнәргә карата 23,3 процент тәшкил итәчәк. Бу хәвеф түбән дәрәҗәдә дигән сүз. Республика үсеш өчен инвестицион бюджет кредитларын җәлеп итә, һәм бурыч йөкләнешенең бераз артуы проектларны гамәлгә ашырудан икътисади нәтиҗә белән аклана.

 

Автор:Ример Насретдинов
Республика бюджеты кабул ителде
Республика бюджеты кабул ителде
Автор:https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/2021-12-21/respublika-byudzhety-kabul-itelde-2658718
Читайте нас: