Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
17 гыйнвар 2022, 15:10

Социаль түләүләрдә нинди үзгәрешләр бар?

Башкортстанның Күпфункцияле үзәге (КФҮ) офисында Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән Үзәкнең үзара бәйләнешенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Социаль түләүләрдә нинди үзгәрешләр бар?
Социаль түләүләрдә нинди үзгәрешләр бар?
Темасы — социаль түләүләр һәм пособиеләр, шулай ук халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын рәсмиләштерү процедураларын гадиләштерү процесслары.

Чарада гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Башкортстанның Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова һәм республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Эльвира Абдуллина катнаштылар.

Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, быел 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме, район коэффициентын исәпкә алып, 15973,5 сум тәшкил итә. 2022 елга җан башына яшәү минимумы күләме — 11009 сум, эшкә яраклы халык өчен ‒ 12000, пенсионерлар өчен ‒ 10431, балалар өчен 10679 сум каралган. Шулай ук шушы ел башыннан Русия Пенсия фондына аерым социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр тапшырылган. Социаль ярдәм алучылар арасында: Чернобыль АЭСы һәлакәте һәм башка техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр; хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары; репрессияләнгән һәм соңрак реабилитацияләнгән гражданнар; балалары булган гаиләләр; ОСАГО килешүе буенча страховка премиясен компенсацияләүгә хокуклы гражданнар.

Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова ассызыклавынча, түләүләр алучы гражданнарга яңадан рәсмиләштерү өчен кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр пособиеләр рәсмиләштерелмәгән булса, быелдан башлап алар артыннан Башкортстан Пенсия фондының клиент хезмәтләренә, яки, яшәү урынына карамастан, Күпфункцияле үзәкнең республика территориясендәге теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Матбугат конференциясе барышында, шулай ук, ведомстволарның халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу процедураларын гадиләштерү өлешендә үзара хезмәттәшлегенең алдагы планнары билгеләнде. Әйтик, быел Башкортстанның барлык районнарында пособиеләр сорап мөрәҗәгать иткәндә, бердәм гаризаны гамәлгә кертү буенча сынау проекты уңышлы тәмамланган очракта, аны тиражлау буенча эш планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, былтыр 1 ноябрьдән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының һәм КФҮнең уртак сынау проекты эшли башлады. Аны тормышка ашыру 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Анда Бөре, Аскын, Борай, Мишкә, Иске Балтач, Караидел авылларындагы алты офис катнаша.

Матбугат конференциясе ахырында катнашучылар үткәрелә торган чаралар турында халыкка оператив мәгълүмат бирү зарурлыгы турында фикер алышты. Һәм КФҮ офисларында гражданнарга министрлык хезмәткәрләре тарафыннан консультация бирү көннәрен оештыру турында килештеләр. Тиешле килешүгә якын көннәрдә кул куелачак.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Социаль түләүләрдә нинди үзгәрешләр бар?
Социаль түләүләрдә нинди үзгәрешләр бар?
Автор:https://kiziltan.ru/articles/social/2022-01-17/sotsial-t-l-l-rd-nindi-zg-reshl-r-bar-2656712
Читайте нас: