Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
17 декабрь 2021, 11:35

Түләү вакытын биш елга озайттылар

Нинди түләү турында сүз бара?

Түләү вакытын биш елга озайттылар
Түләү вакытын биш елга озайттылар

Башкортстанда БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутатлары “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына  үзгәрешләр  кертү турында”гы закон проектын  тулаем кабул итте. Документ  ятим  һәм  әти-әни  каравыннан мәхрүм калган балаларга дәүләт ярдәменең хокукый механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты нормаларын аңлатучы доклад белән Башкортстанның Гаилә, хезмәт  һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгыш ясады.

Аерым алганда, тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм опекуннарга балага 18 яшь тулганчы һәм 23 яшькә җиткәнче акчалата бүләк түләнәчәк. Түләүләр бала уку йортында көндезге формада белем алганда дәвам итәчәк.

Законга кертелә торган башка үзгәрешләр опека билгеләүнең барлык очракларында да  баланы әти-әни  тәрбиясеннән мәхрүм калган факт  ачыкланган вакыттан  карау өчен акча түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Мәсәлән,  бердәнбер әти, яки бердәнбер  әнисе вафат булса – түләү ул вафат булган көннән башланачак.  Яки ата-анага карата хөкем карары чыгарылса – түләү  шушы датадан башкарыла. Яки баланың  әнисе югалса һәм  бала  ата-ана каравыннан мәхрүм калса, түләү әлеге хәлне ачыклау датасыннан башкарыла.

Моннан тыш, элегрәк балага 16 яшь тулгач, түләүне дәвам итү өчен аның укуы яки эшли алмавы турында белешмә бирергә кирәк иде. Ә эшкә урнашканда бу хокук бөтенләй  дә туктатыла иде. Хәзер баланың 18 яшькә кадәрле тәрбия алу  хокукына ия булуын исәпкә алып, әлеге нормалар төшереп калдырыла.

Фото:  yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Түләү вакытын биш елга озайттылар
Түләү вакытын биш елга озайттылар
Автор:https://omet-rb.com/articles/sotsial-mokhit/2021-12-17/t-l-vakytyn-bish-elga-ozayttylar-2623713
Читайте нас: