Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
14 декабрь 2021, 12:45

Изгелек агачы үсә

"Изгелек агачы" акциясе дәвам итә, аңа кушылучылар саны арта.

Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов башлап җибәргән "Изгелек агачы" акциясе киң колач җәюе куандыра. Җитәкчеләребезнең эшләре тыгыз булуга карамастан, изгелек кылуга: күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, хезмәт ветераннарына, инвалидларга район гәзитләрен яздырып бүләк итәргә вакыт таба. Бу, әлбәттә, матур күренеш һәм тик мактауга лаек.

Район Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигының спорт буенча урынбасары Ринат Закиров һәм район мәдәният йорты директоры Җәлил Гайбадуллин да шушы мәрхәмәтлелек акциясенә теләп кушылды һәм "Йәнтөйәк", "Ышаныч" гәзитләрен яздырып, бүләк иттеләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә дә әйләнеп кайтсын.

Изгелек агачы үсә
Изгелек агачы үсә
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: