Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
14 декабрь 2021, 09:45

Башкортстанда алкогольдән агуланып үлү очраклары кимегән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең алкоголь базарындагы хәл һәм контрафактка каршы көрәш буенча арадаш нәтиҗәләр турында фикер алыштылар.

Башкортстанда алкогольдән агуланып үлү очраклары кимегән
Башкортстанда алкогольдән агуланып үлү очраклары кимегән

Республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев 2021 елның 10 аенда республика бюджеты 8,9 миллиард сум күләмендә акцизлар тулыландыруын хәбәр итте. Алкогольле продукцияне ваклап сату белән 5 596 сәүдә объектында 1 436 лицензиат шөгыльләнә.
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына караганда, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында республика кибетләре 3,5 миллион декалитр куәтле алкогольле продукция саткан, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,3 процентка күбрәк.
- Легаль хәмер сату күләмнәренең артуы контрафакт базарында активлыкның кимүенә бәйле. Моңа республиканың контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде, - дип ассызыклады Алексей Гусев. - 2021 ел дәвамында легаль булмаган дүрт цехның эшчәнлеген туктаттык — Уфада, Бәләбәйдә һәм Стәрлетамакта. 35 мең литрдан артык алкоголь законсыз әйләнештән алынды, тикшерү материаллары буенча 142 җинаять эше кузгатылды.
Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре 2021 елның 10 аенда 3,2 меңнән артык сәүдә объектын тикшергән. 369 административ эш кузгатылган, аларны карау нәтиҗәләре буенча 9,4 миллион сумлык административ штрафлар салынган. Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, республикада үткәрелә торган контроль һәм профилактик чаралар нәтиҗәлелеген күрсәтә. Русия Генераль прокуратурасының хокукый статистика порталы мәгълүматлары буенча, 2020 елда Башкортстанда исерек хәлдә җинаять кылган 10 298 кеше ачыкланган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 5,2 процентка кимрәк. 2021 елның 10 аенда аларның саны 7,7 процентка кимегән.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/148083.html В Башкортостане сократилась смертность от отравлений алкоголем (glavarb.ru)

 

Автор:Ләйсән Якупова
Башкортстанда алкогольдән агуланып үлү очраклары кимегән
Башкортстанда алкогольдән агуланып үлү очраклары кимегән
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-13/bashkortstanda-alkogold-n-agulanyp-l-ochraklary-kimeg-n-2618125
Читайте нас: