Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
9 декабрь 2021, 16:35

Изгелекнең ишеге ачык

Петропавловка авыл биләмәсе башлыгы акциягә кушылды.

Петропавловка авыл биләмәсе башлыгы Альбирт Кадимов та һәрвакыттагыча изге эштән читтә калмыйча, зур теләк белән "Изгелек агачы" акциясендә катнашты. Ул эстафетаны Мотабаш авыл биләмәсе башлыгы Илнара Миңнеәхмәтовадан кабул итеп алып, район гәзитләрен яздырып, "Ышаныч" гәзитен Ярма-Ялан авылында яшәүче 92 яшьлек тыл ветераны Нәкыйп Хаҗиәхмәтовка, "Аскинская новь" гәзитен Петропавловкадан 83 яшьлек хөрмәтле Алексеева Еня Константиновнага бүләк итте. Шул ук көнне Альбирт Кадимов Нәкыйп Хаҗиәхмәтовның оныгы — тумыштан инвалид Алмаз Хаҗиәхмәтовка да бүләк алып килде. Аңа Петропавловка мәктәбе директоры Ирек Кадимов "Йәнтөйәк" гәзитен бүләк иткән иде. Чын-чыннан изгелек ишекләре һәрчак ачык, мондый изге гамәлләрне һәркем башкара ала.

Изгелекнең ишеге ачык
Изгелекнең ишеге ачык
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: