Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бу мөһим
27 март 2021, 20:45

Бүген өмәләр башланды!

27 мартта Башкортстанда өмәләр старт алды.

Җылы шимбә көнне урамнарны җыештырырга шәһәр халкы да, авыл халкы да, хакимият вәкилләре дә чыкты.

Уфада өмәдә шәһәр хакимияте башлыгы Сергей Греков та катнашты. Җыештыруга студентлар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре һәм башкалар кушылды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, якын арада өмәләр дәвам итәчәк. 27 мартта аларга старт бирелде. Бу кыштан соң шәһәрләрне һәм авылларны тәртипкә китерү өчен кирәк.

"Көннәр җылынды, әмма күп кенә урыннарда әле кар икешәр метр һәм аннан да биегрәк, аны йомшартырга кирәк. Кар астында чүп-чар да җыелган. Салкыннардан соң юлларны төзекләндерү зарур. Без өмәләр сериясен планлаштырдык, бүген - беренчесе. Барыгызга да яхшы яллар!" - дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

Фото: башньюс


Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: