Ышаныч
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
1 сентябрь 2021, 14:25

Матур-матур үсемлекләр күзне иркәли

Бакчада аллы-гөлле чәчкәләр белән бергә төрле декоратив куаклар да үстерү бакчачылар арасында популяр хәзер.

Матур-матур үсемлекләр күзне иркәли
Матур-матур үсемлекләр күзне иркәли

Кайсылары җәй буена чәчкәгә төренеп утырса, кайсыларының яфраклары бик матур була, җимешләре күз явын алып торганнары да байтак. Матур бакча һәркемнең игътибарын үзенә тартып, күзне иркәләп тора. Иске Мотабаш авылының уңган хуҗабикәләре бакчаларында да мондый күркәм куаклар үсә. Ярминкә вакытында тирә-якка матурлык бөркеп торучы декоратив куакның җимешенә күпләр игътибар итми калмагандыр. Аның җимеше дә, шулай ук чәчкәсе дә бик матур булуы хакында сөйләде мотабашлылар. Бу үсемлек — Фитолакка (лаконос) дип атала. Ул безгә Төньяк Америкадан килгән. Бу үсемлек дәвалау үзлекләренә дә икән. Әмма аны белеп кенә кулланырга кирәк. Фитолакка җәй буена чәчкәдә утыра.    

Матур-матур үсемлекләр күзне иркәли
Матур-матур үсемлекләр күзне иркәли
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: