Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
13 август 2020, 18:05

Тере талны үрүчеләр

Осталыкның юктыр чикләре, киләчәктә читән үрү теләкләре.

Хәзерге тынгысыз заманда дөнья мәшәкатьләреннән арынып үзеңә вакытыңны бүлү кирәк. Бу очракта кул эшләре, мәсәлән, хендмейд ярдәмгә килә. Бу күңелгә канәгатьлек кенә түгел, ә иҗади хыялларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге дә бирә. Аскын авылыннан Илүсә Нигамәтҗанова әлеге мөмкинлекне нәкъ шушы өлкәдә тапкан.
Безнең хәбәрчеләр аларда кунакта булды. Алар тормыш иптәше Алик Каим улы белән хаклы ялдалар инде, әмма эшләүләрен дәвам итәләр: Илүсә Тимербай кызы "Батыр" физкультура-савыктыру комплексында шәфкать туташы, ә Алик Каим улы водитель.
— Без һәркайда һәм һәрчак бергә, — дип елмая Нигамәтҗановлар.
Бу гаиләнең үзенчәлекле мавыгуы бар. Алар быел талдан тере агачны үрү белән шөгыльләнә башлаган. Илүсә беркөнне очраклы рәвештә Ютуб каналында талдан тере агач үрү буенча осталык дәресен күреп кала һәм моны үз куллары белән эшләп карау теләге туа, чөнки тирә-якта материал җитәрлек. Тормыш иптәше дә хуплый һәм бергәләп тал чыбыклары алып кайталар.
— Беренче эшебез килеп чыкмады, чыбыклар тамыр алмады, ләкин без төшенкелеккә бирелмәдек, тагын-тагын эшләп карадык, — дип сөйли Илүсә Тимербай кызы. — Киләчәктә участогыбызны тере талдан үрелгән читән белән уратып алырга ниятлибез.
Айгөл Исламова.
Читайте нас: