Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
13 август 2020, 17:55

Аскында пальма үскән

Алар һәрнәрсәдә матурлык күрә белә.

Аскын авылында яшәүче булдыклы, иҗади карашлы Альбина һәм Ранис Габдуллиннар гаиләсе белән таныштырасы килә. Алар матурлыкта яшәргә, тирә-якларын үзенчәлекле интерьер детальләре, чагу бизәкләр, бакча гөлләренә күмү теләге белән кызыксындыра.
Аларның ихатасы урамнан ук игътибарны җәлеп итә. Өйләрен тимердән челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, албакчада берсеннән-берсе чагу чәчкәләр бизи, ә капка башыннан пальмаларны күрергә мөмкин... Әйе-әйе ялгыш ишетмәдегез, пальмаларны, тик чын түгел, ә хуҗаларның оста куллары белән эшләнгәннәрне. Ранис үзе тимердән эретеп ябыштырган һәм түбәсен поликарбонат белән япкан уңайлы беседканың ике ягында бу тропик агачлар урын алган, боларны эшләүдә улы Юнир ярдәм иткән. Ә Альбина кызлары Эльнара һәм Эльмира белән пластик шешәләрдән кисеп, яфраклар эшләп куйган, бик матур килеп чыккан. Янәшәсенә тутый кош килеп кунаклаган. Ул искергән машина тәгәрмәченнән эшләнгән.
Ихатага ямь бирүче тагын бер корылма — "чәчкәләр өе", ул пластик шешә төпләреннән корылган. Кызлар вакытларын анда үткәрергә ярата. Габдуллиннарның ихатасындагы чәчкә түтәлләрендә тере чәчкәләр арасында кулдан эшләнгәннәре дә бар. Алар шулкадәр оста эшләнгәннәр ки, тере чәчәкләрдән һич кенә дә аерым булмый.
Габдуллиннар гаиләсе җылы җәйге кичләрен беседкада тропик агачлар күләгәсендә утырып, тәэссоратлары, яңалыклары, хәбәрләре белән уртаклашырга ярата.
Алия Гыйльванова.
Читайте нас: