Ышаныч
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 февраль 2020, 14:25

Ай календаре. Помидор һәм кыяр рассадасын кайчан чәчәргә?

Февральнең соңгы декадасын бакчачылар сезоны башлануы дип исәпләргә дә була. Бу вакытта теплицаларга, я ачык грунтка чыгарып утыртыр өчен рассада әзерли башлыйлар. Тәҗрибәле бакчачылар кыяр, помидор, борыч, кәбестә, сельдерей орлыкларын чәчә башлый.

Күп бакчачылар, орлыкларның шытып чыгулары һәм яшелчәләрнең уңдырышлылыгы югары булсын өчен, ай календарена таяна һәм бакча эшләренә уңай көннәрне исәпләп чыгара.

Ай календаре буенча февральдә уңай көннәр

Ай фазаларына ярашлы, 18-20 февральдә рассада үстерер өчен туфрак әзерлиләр. Бакчачылар фикеренчә, орлыклар һәм үсентеләрне 25ендә сатып алырга. Рассадага орлыкларны ике вакыт аралыгында: я 18-20 февральдә (орлыклар сатып алынган булса), я 25 февраль-1 мартта чәчү яхшырак.

2020 елның Ай календаре. Помидор һәм кыяр рассадасын кайчан утыртырга?

Ай календаре буенча, 25-28 февральдә - помидор, борыч, баклажан орлыкларын, 24-29 февраль көннәрендә чәчәкләр чәчәргә кирәк. 28 февральдән алып 1 мартка кадәр - теплицага чыгарып утырта торган иртә өлгерүче яшелчәләрне чәчү өчен уңай вакыт.

Рассада чәчү өчен 16-17, 22-23 февраль көннәре уңышсыз дип исәпләнә.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: homeli.ru / eda-land.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bakchachy-pochmagy/Ay-kalendare-Pomidor--m-kiyar-rassadasin-kaychan-ch-ch-rg-126329/
Читайте нас: