Беренче аяк баскан туфрак, уйнап үскән урамнар, җиләк җыйган болын-кырлар, балык кармаклаган елга буйлары, белем алган мәктәп, гашыйк утында янып йөргән чаклар — барысы да гаилә альбомындагы фотосурәтләр кебек хәтер дәфтәрендә саклана. Шушы дәфтәр битләрен барлау, хатирәләрне яңарту, очрашу, күрешү өчен җыелды Кәмәшәде авылында туып-үсеп, олы тормышка юллама алган абый-апалар, гомер көзенә кереп барган олы буын вәкилләре. Алар бирегә туган төбәкләренең гүзәллеген күрсәтү өчен балалары, оныклары белән килгән иде. Солтанбәк авыл Советына кергән, бүген ике генә йортында тормыш учагы янган Кәмәшәде туган оядан очып чыгып, төрле тарафларга таралган кошчыкларын “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыйды. Бу бер гаилә әгъзалары озак вакыттан соң бер өйгә җыелган күренешне хәтерләтте, чөнки бәйрәмгә килүчеләр барысы да диярлек бертуганнардай кочаклашып күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар, үткәннәрне искә алып, шаярып көлешәләр. Мондагы кешеләрнең бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте, ихласлыгы, йөзләреннән бөркелгән шатлык нуры дөньядагы барлык байлыктан да кыйммәтрәк иде. Бу халәт берничә кешегә генә хас түгел, ә гүя хозур табигать кочагында, бормаланып аккан саф сулы Сарс елгасы буенда урнашкан авыл очындагы бар мәйдан өстендә хөкем сөрде. Илебезнең төрле почмакларына таралган газиз балаларын җылы кочагына алган анадай көне дә аяз, чуак булды.
Кәмәшәде авылында үткәрелгән бәйрәмгә кайтучыларны, килүчеләрне район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов котлады һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
— Саумысыз, авылдашлар! Нинди гади генә сүзләр, әмма шул ук вакытта никадәр җылылык, тирән мәгънә салынган аларга. Район үзәгеннән ерак урнашкан һәм бүгенгә ике генә йорты калган авылда шундый зур бәйрәм оештырылуы, төзекләндерү эшләре алып барылуы мактауга лаек. Бу сезнең бердәмлегегезне һәм авылыгызны, туган-үскән җирегезне никадәр көчле яратуыгызны, туганлык җепләренең ныклыгын күрсәтә, — диде Динис Радис улы. — Авылның Хәкимҗановлар кебек таяныч-терәге булганда, ул әле яши дигән сүз. Киләчәктә дә шундый күңелле очрашулар булып торсын, ил-көннәребез тыныч булсын.
Шулай ук бәйрәм белән Солтанбәк авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Шәрәфетдинов тәбрикләде.
— Безнең төбәк хозур табигате белән генә түгел, ә эшчән, бердәм, булдыклы кешеләре белән дә дан тота һәм бу төп байлыгыбыз. Без Кәмәшәде авылында туып-үскәннәр белән һәрдаим элемтәдә, аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз, бүгенге бәйрәм моңа ачык дәлил. Киләчәктә биредә туристик база оештырырга дигән уй-нияттәбез, моның өчен мөмкинлекләр: искиткеч матур табигать, саф һава, шифалы чишмә сулары бар, — дип горурлык хисләре белән сөйләде Фәнил Фәнгать улы.
Шушы күркәм бәйрәмгә башка еллардагыча Кәмәшәде авылының чын патриотлары, асыл уллары: Рәфит, игезәк Рәфыйк һәм Нәфыйк Хәкимҗановлариганә ярдәме күрсәткән, Зинфир Такиуллин чишмәне төзекләндерү эшен оештырган, депутат Динар Гайсин бәйрәмгә яңа сәхнә, өстәлләр, эскәмияләр эшләткән. Шулай ук Солтанбәк авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Шәрәфетдинов, мәдәният хезмәткәрләре Ралиф Муллаянов, Зөлфинә Галиуллина тырышлыгы белән оештырылды. Хуҗалык-көнкүреш һәм санитар-гигиеник билгеләнештәге кәгазь эшләнмәләр җитештерүче “Да Юань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәфит Мәрбия улы авылдашларына бәйрәм бүләге итеп, Татарстаннан күпләрнең яраткан артисты Рифат Зариповны чакырган. Ун кешедән торган артистлар төркеме күңелле бәйрәм, онытылмас тамаша бүләк итте, аларга барысы да кушылып җырлады, сикереп төшеп биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Моңардан тыш, район мәдәният йортының автоклубы эшләде, Җәлил Гайбадуллин якташларына яраткан җырларын бүләк итте.
— Без шушы авылның Гирфанов Рифгатьнең бүген сигез баласыннан алтыбыз: Иза, Зифа, Нәсия, Гөлсем, Назиф һәм Җәмил кайттык, Финиза белән Шамил туганыбыз гына кайта алмады. Мондый очрашуны ел да көтеп алабыз, пандемия аркасында очраша алмагач, бик кыен булды. Аллага шөкер, быел янә күрешә алдык. Элек өлкәннәрнең туган нигез тарта дигән сүзләрен сәерсенеп тыңлый идем. Яшь чакта бик исәпкә алмыйсың, ә менә олыгайгач, сагындыра, авылдашларны күрәсе, сөйләшәсе килә. Бәйрәмне оештырган Хәкимҗановларга, Такиуллиннарга рәхмәтләребез чиксез, шушы очрашудан үзебезгә көч, дәрт-дәрман алып кайтабыз. Авылда ишеген ачып керергә хәзер туган йортыбыз юк инде, иремнең Солтанбәктә яшәүче апасы Фәнзүнә Имамовага кайтып йөрибез. Нәселебез калын, элегрәк Нурулла абый Әхмәтов шәҗәрәне төзегән дә иде, хәзер Солтанбәктә туып-үскән, әлеге вакытта Казанда яшәүче Фридә апа язып алып китте, төзеп бирергә вәгъдә итте. Исән чакта күрешеп-йөрешеп калырга кирәк, киләчәктә авылдашлар бергә җыелышып зиратны җыештырып, төзекләндереп куярга кирәк иде, — дип теләкләрен белдерде Первоуральск шәһәреннән кайткан Иза Рифгать кызы.
Бүген авылда гомер кичерүче, Кәмәшәденең иң өлкән кешесе — 83 яшьлек Әнгам абый Хафизов хуҗаларча барысын да каршы алып, кул биреп күрешеп, хәлләрен сорашып, кунакчыллык күрсәтте.
Бәйрәмгә килүчеләргә Аскыннан, Тәтешледән, Караидел районы Сидәш авылыннан килгән шәхси эшкуарлар үз продукцияләрен тәкъдим итте. Аскыннан Арсений Асоян алып килгән батутлар яныннан көнозыны балалар өзелмәде. Шулай ук Зөлфинә Галиуллина балалар өчен төрле уеннар оештырып үткәрде. Рәфит Хәкимҗанов шулай ук сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын оештырып, авылдашларын, кунакларны сыйлады. Мәйданда бәйрәм кичкә кадәр гөрләде, һәркемнең күңеленә хуш килде: кемдер очрашу-күрешүдән, кемдер концерт караудан, кемдер уеннарда катнашудан канәгатьлек тапты, гомумән, барысы да рәхәтләнеп ял итте, онытылмас тәэссоратлар алды.
Миләүшә Хөсәенова.
Автор фотолары.