Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
29 ноябрь 2021, 14:35

Үрнәк булырлык әни

Зəлифə Шəрифгали кызы Зарифуллина алты баласы, 15 оныгы, 2 туруны уңышына куанып, һəр яңа туган көнгə шөкер итеп гомер кичерə.

Үрнәк булырлык  әни
Үрнәк булырлык әни

Зəлифə Шəрифгали кызы Зарифуллина 1951 елның ямьле җəендə, кызу печəн өстендə дөньяга беренче авазын сала. Ул яшьтəшлəре кебек, бəлəкəйдəн хезмəт тəрбиясе алып, авыр крестьян эшендə чыныгып үсə. Белəклəре
ныгынып бетəр-бетмəстəн колхоз эшенə җигелə. Башта Ленин исемендəге колхозда, аннары “Мир” колхозында савымчы булып хезмəт сала. Ə бит ул чагында фермада бөтен эш тə кул көче белəн башкарыла, савымчылар таң əтəчлəреннəн
дə иртə торып, җəен-кышын резина итектə эшкə йөри. Аннары үз хуҗалыгыңда да эшлəр тавык чүплəсə дə бетə торган түгел. Шулай булса да, алар зарланырга күнекмəгəн, авыр яшəү шартларында да тормыш иптəше белəн алты балага
лаеклы тəрбия биреп үстерə алганнар. Əти-əнисе үрнəген күреп үскəн балалары бүген үз гаилəлəре белəн гөрлəтеп дөнья көтə. Зəлифə Шəрифгали кызы 15 оныгы, 2 туруны уңышына куанып, һəр яңа туган көнгə шөкер итеп гомер кичерə.

Үрнәк булырлык  әни
Үрнәк булырлык әни
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: