-4 °С
Болытлы
Тормыш иптəше Ринат Рим улы белəн биш бала — уллары Риналь, Артур, кызлары Аделина, Регина, Аринаны тəрбиялилəр.Фəнзəлия Зөфəр кызы уңган хуҗабикə, бөтен көчен һəм тырышлыгын балаларына лаеклы тəрбиябирүгə, уңайлы яшəү шартлары тудыруга багышлый. Балалар гаилəдə бер-берсенə ярдəм итəргə, өлкəннəргə ихтирамлы булырга, бəлəкəйдəн кул арасына кереп,
йорт эшлəренə өйрəнеп, хезмəт тəрбиясе алып үсə. Фəнзəлия Зөфəр кызы: “Һəр бала үз бəхете белəн туа, сабыйларыбызның һəрберсен зур телəк белəн көтеп алдык, яратып үстерəбез”, — ди. Ул күпбалалы ана буларак, “Ана
даны” медале белəн бүлəклəнгəн.