Ышаныч
+1 °С
Ясно
бәйрәм кайтавазы
29 Ноября 2021, 10:25

Хөрмәткә лаек әни

Күчəн авыл клубының мəдəни чаралар оештыручысы Гөлназ Насыйбулла кызы Гыйльмиярова эш урынында бурычларын намус белəн башкаручы җаваплы хезмəткəр булса, гаилəсендə сөекле хатын, яраткан əни, хəстəрлекле хуҗабикə.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хөрмәткә лаек әниХөрмәткә лаек әни
Хөрмәткә лаек әни

 Алар тормыш иптəше Фəнил Мəснəви улы белəн мəхəббəт җимешлəре — берсеннəн-берсе чибəр өч кызларын сөю-назга күмеп, матур тəрбия биреп үстерəлəр. Зур хуҗалык тотып, күплəп мал-туар, кош-корт асрап яшəгəн гаилəдə эшлəр хатын-кызныкы, ир-атныкына бүленми, барысы да бергəлəп башкарыла. Билгеле булуынча, бердəм башкарылган эшнең җимеше дə татлы. Балалар əти-əнисеннəн хуҗалык эшлəренə, бакча үстерергə, аш-су əзерлəргə өйрəнеп үсə. Əйткəндəй,
Гыйльмияровлар умартачылык белəн дə шөгыльлəнə, ə бу эш никадəр зур тырышлык талəп итүе беркемгə дə сер түгел. Гөлназ Насыйбулла кызы гүзəллеккə гашыйк, шуңа да өй эчен, тəрəзə төплəрен чагу бүлмə гөллəре бизəсə, йорт тирəсе иртə яздан кара көзгə кадəр күзнең явын алырлык матур чəчəклəргə күмелгəн.

Хөрмәткә лаек әни
Хөрмәткә лаек әни
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас