Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
29 ноябрь 2021, 15:15

Бар якка да өлгер, уңган әни

Регина Фларит кызы Нуретдинова дүрт бала әнисе.

Бар якка да өлгер, уңган  әни
Бар якка да өлгер, уңган әни

Ул 1982 елның 10 августында Кышлау-Елга авылында дөньяга килə. Бəлəкəйдəн бик зирəк, максатчан кыз мəктəптə тырышып укый һəм укытучы булу хыялы белəн яна. Бөре дəүлəт педагогия институтын тəмамлап, хезмəт юлын Иске Мотабаш мəктəбендə башлый, ə 2013 елдан эшен Иске Казанчы урта мəктəбендə дəвам итə. Регина Фларит кызы укучыларга бөек рус теле серлəрен ача, нəфис əдəбияткə сөю аша ватанпəрвəрлек, туган якка мəхəббəт, өлкəннəргə хөрмəт хислəре тəрбияли. Сыйныф җитəкчесе буларак, ата-аналар белəн тыгыз хезмəттəшлек итə. Эшен яратып, бар күңел җылысын салып башкаручы укытучы һəрчак иҗади эзлəнүдə, ул укучылар, хезмəттəшлəре арасында зур абруй казанган. Алар тормыш иптəше белəн мəхəббəт җимешлəре — дүрт балаларын сөю-назга күмеп, үзлəре үрнəклəрендə эшсөяр, итагатьле, олыларга ихтирамлы, кечелəргə ярдəмчел булырга өйрəтеп үстерəлəр. Балалары да əти-əнисе йөзенə кызыллык китермəскə тырышалар, тик яхшы билгелəргə генə укыйлар, мəктəп тормышында актив катнашалар, йорт эшлəрендə ярдəм итəлəр. “Алма агачыннан ерак төшми”
дип юкка гына əйтмилəр бит, Нуретдиновлар моңа ачык дəлил.

Бар якка да өлгер, уңган  әни
Бар якка да өлгер, уңган әни
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: