Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
29 ноябрь 2021, 14:55

Бар күңел җылысын балаларга биргән тәрбияче

Мөнирə Мөдəрис кызы Гаязова 1976 елда районыбызның хозур табигатьле Олы Күл авылында дөньяга килə.

Бар күңел җылысын балаларга биргән тәрбияче
Бар күңел җылысын балаларга биргән тәрбияче

 Ул бөтен җир аклыкка, сафлыкка төренгəн кыш уртасында тугангамы, дөрес тəрбия алгангамы бəлəкəйдəн изге күңелле,
ачык йөзле, ихлас йөрəкле, итагатьле булып үсə. Шушы сыйфатлары аңа булачак һөнəрен сайлаганда да ярдəм итə — мəктəпне тəмамлаганнан соң, Уфа педагогия колледжында белем ала. Дипломлы белгеч хезмəт юлын 1995 елда Иске Казанчы авылының “Каенкай” балалар бакчасында башлый, читтəн торып югары белем ала һəм бүгенгə кадəр сайлаган һөнəренə тугры кала. Бер урында чирек гасырдан артык эшлəгəн дəвердə ул күпме балага тəрбия биргəн, тормышта акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрəткəн?!

Мөнирə Мөдəрис кызы эшен һəрчак бар күңел җылысын салып башкаруы, югары уңышларга ирешүе белəн хезмəттəшлəре, ата-аналар, авылдашлары арасында хаклы рəвештə зур абруй казанган. Тормыш иптəше белəн өч балаларына үзлəре үрнəгендə күркəм тəрбия биреп үстергəннəр. Балалары акыллы, эшсөяр, тырыш булып үсəлəр, мəктəп тормышында, барлык чараларда актив катнашалар, район, республика дəрəҗəсендə үткəн спорт ярышларында һəрчак призлы урыннар яулыйлар. Болар барысы да, əлбəттə, гаилəдə дөрес һəм күркəм тəрбия алу нəтиҗəсе. Гаязовлар үз балалары өчен генə түгел, барлык авылдашлары, яшь гаилəлəр өчен дə үрнəк булып тора.

Бар күңел җылысын балаларга биргән тәрбияче
Бар күңел җылысын балаларга биргән тәрбияче
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: