Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
29 ноябрь 2021, 15:35

Арбаш авылында яшəүче бик уңган, булдыклы, эшсөяр ханым

Гөлфия Рамазан кызы Кəлимуллина 1972 елның 12 апрелендə дөньяга килгəн.

Арбаш авылында  яшəүче бик уңган, булдыклы, эшсөяр ханым
Арбаш авылында яшəүче бик уңган, булдыклы, эшсөяр ханым

Арбаш авылында яшəүче бик уңган, булдыклы, эшсөяр ханым. Алар тормыш иптəше Тəбрис Рəфис улы белəн биш балага гомер бүлəк итеп,
үзлəре үрнəгендə күркəм тəрбия биреп үстергəннəр. Бүген кызлары Гүзəлия, Рəмилə һəм уллары Хəлил үз гаилəлəрен корып, үзаллы дөнья көтə. Уллары Хəмит Уфа шəһəрендə эшлəп йөри, ə иң кече кызлары Дилəрə Карткисəк мəктəбендə
тугызынчы сыйныфта белем ала. Гөлфия Рамазан кызы озак еллар китапханəче, хат ташучы булып хезмəт салган. Тəвəккəл ханым хəзерге базар шартларында да югалып калмаган, адреслы социаль контракт буенча субсидия алып, үз эшен ачып җибəргəн һəм уңышлы эшлəп килə. Гөлфия Рамазан кызы балалары өчен бар яклап та үрнəк, терəк-таяныч, киңəшче һəм дөрес юл күрсəтүче. Ул ихласлыгы, ярдəмчеллеге белəн авылдашлары арасында зур хөрмəт яулаган. Бүген ул сөеп туймас биш оныгы өчен иң ягымлы, олы йөрəкле, яраткан дəү əни дə. Шуңа да оныклары тəмле-тəмле камыр ашлары белəн сыйлаучы дəү əнилəренə кунакка кайтуны һəрчак түземсезлек белəн көтеп ала.

Арбаш авылында  яшəүче бик уңган, булдыклы, эшсөяр ханым
Арбаш авылында яшəүче бик уңган, булдыклы, эшсөяр ханым
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: