Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
4 октябрь 2021, 15:35

Чын бәйрәм бүләк иттеләр

Әвәдәй агинәйләре игътибар, ихтирам өчен рәхмәт белдерә.

Узган җомга редакциябезгә Рәмилә Әбүбакирова шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашты. “Безнең Әвәдәй авылы бик кечкенә, биредә берничә генә кеше яши. Шулай булуга карамастан, Күбияз авыл биләмәсе хакимияте безне беркайчан да игътибардан читтә калдырмый. Быел да Өлкәннәр көне уңаеннан авыл биләмәсе башлыгы Ришат Габделхаев күчтәнәчләр алып килеп котлады, изге теләкләрен җиткерде. Күбияз авылы мәдәният йорты методисты Зәлфирә Фатихова, үзешчән сәнгать осталары Фәридә Минһаҗетдинова, Рузалия Фәйрүшина урамга аппаратураларын корып, безне — өч әбине чакырып, утыргычларга утыртып, бик матур концерт күрсәттеләр. Алар башкарган моңлы җырлар күңелләребезнең иң нечкә кылларын чиртте. Ихластан әйтелгән теләкләре, безгә күрсәткән игътибар, ихтирамнарыннан күңелләребез тулып, күзләребез яшьләнде. Безнең турыда шундый хәстәрлек күргәннәре, чын бәйрәм бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләребез чиксез. Сәламәт булсыннар, эшләрендә уңышлар юлдаш булсын”, — дип сөйләде Рәмилә Галинур кызы.

Миләүшә Хөсәенова.

Чын бәйрәм бүләк иттеләр
Чын бәйрәм бүләк иттеләр
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: