Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
10 март 2021, 14:45

Штраф урынына чәчәкләр

ЮХХДИ хезмәткәрләре водитель хатын-кызларны котлады.

Руль артындагы гүзәл затларны Аскын районы буенча ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләренең Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы күркәм гадәткә әверелде. Быел да моңа тугры калдылар.
8 Март көнне юл хәрәкәте хәвефсезлеге хезмәткәрләре руль артында гүзәл затлар утырган автомобильләрне туктатып, нәзакәтле водительләргә лалә чәчәкләре бүләк итте. Шулай ук алар Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга кирәклеге турында кисәтеп, хәерле, хәвефсез юл теләп, озатып калды.
Алия Гыйльванова.
Читайте нас: