Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
9 март 2021, 12:55

“Бавырсак” бәйрәме узды

Язның беренче чагу бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне барыбыз өчен дә күркәм бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

Шушы уңайдан төрле матур чаралар үткәрелә. Чишмә-Үрәкәй авылында да клуб хезмәткәре Шәмгунә Зыятдинова бик матур чара “Бавырсак” бәйрәме уздырган. Гүзәл затларны авыл Советы башлыгы Фәнил Ихсан улы һәм район мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Илсур Гыйльфанов котлаган.
Зилә Әсләмова, Әминә Саяпова, Рәйханә Шаһиева, Шәмгунә Зыятдинова, Рәмзия Рамазанова, Әлфинә Зарипова, Әңгыя Фәүзетдинова, Ильзида Гатауллина, Фәйзүнә Гатауллина, Финиза Әскарова, Хәмдия Зыятдиновалар бик тәмле итеп бавырсак пешереп алып килгән һәм аны әзерләү серләре белән уртаклашкан. Район мәдәният йорты артистлары Диана Гыйльфанова, Ратмир Галиевның чыгышлары бәйрәмгә аеруча ямь өстәгән. Шулай ук Алисә Шәрәфиева, Әңгыя Фәүзетдинова, Шәмгунә Зыятдинованың җырлары, Финиза Әскарованың биюе бик матур булган һәм һәркемнең күңеленә хуш килгән. Рәйханә Шаһиева сәнгатьле итеп шигырьләр укып ишеттергән. Бу чарада катнашучыларның иң олысына 90 яшь икәнлеген дә билгеләп үтәсе килә. Олы яшьтә булуына карамастан, Әминә Саяпова әле дә актив, үткәрелгән чаралардан читтә калмый.
Кичә ахырында тәмле бавырсактан авыз иткәннәр. Чара бай эчтәлекле, бик фәһемле итеп үткәрелгән. Авыл хатын-кызларының кул эшләреннән бик матур күргәзмә дә әзерләнгән. Чараны “Кояш гомере телим, әнием сиңа” җырын күмәк башкарып тәмамлаганнар һәм лалә чәчкәләре бүләк иткәннәр.
Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: