Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
6 гыйнвар 2021, 18:40

Шахмат — зирәкләр уены

Һәммәбезгә дә билгеле булуынча, Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникул көннәрендә районда төрле чаралар оештырылып тора һәм халык аларда актив катнаша. Бу күренеш, әлбәттә, тик хуплауга гына лаек. Менә Кышлау-Елга мәктәбене укытучысы Мәгъдән Латыйпов “Яңа ел гаилә уенннары-2021” чикләрендә укучылар белән шахмат турниры үткәрде.

Һәммәбезгә дә билгеле булуынча, Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникул көннәрендә районда төрле чаралар оештырылып тора һәм халык аларда актив катнаша. Бу күренеш, әлбәттә, тик хуплауга гына лаек.
Менә Кышлау-Елга мәктәбене укытучысы Мәгъдән Латыйпов “Яңа ел гаилә уенннары-2021” чикләрендә укучылар белән шахмат турниры үткәрде. Фестиваль Башкортстан Республикасы халкының яңа ел бәйрәмнәрен сәламәт тормыш рәвеше белән актив үткәрүгә һәм аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында оештырылуын исегезгә төшерү урынлы булыр.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмый.
Акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган турнирда балалар, әти-әниләр, дәү әтиләр, дәү әниләр зирәклектә, тапкырлыкта көч сынады.
— Шахмат төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай. Җиңелүдән курыкмыйча, көчлерәк уенчылардан өйрәнеп шөгыльләнергә кирәк, - ди Мәгъдән Мазһар улы.
Читайте нас: