Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
6 гыйнвар 2021, 18:55

Каникуллар файдалы үтә

Җылылык һәм гаилә учагы көненә багышлап, Үрмияз авылында урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Аскын районында “Гаилә” хезмәте коллективы күңелле бәйрәм оештыра.

Җылылык һәм гаилә учагы көненә багышлап, Үрмияз авылында урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Аскын районында “Гаилә” хезмәте коллективы күңелле бәйрәм оештыра.
- Гаилә белән бергәләп ял итү максатында үткәрелгән “Кышкы уеннар” бик күңелле булды. Ата-аналар балалары белән килеп, төрле уеннарда, ярышларда катнашты, чыршы тирәли җырлап-биеде, Кыш бабайдан бүләкләр алып куанды. Без, Аскын районында “Гаилә” хезмәте коллективы, ата-аналарга һәм балаларга ышаныч телефоны номерлары язылган буклетлар да әзерләп тараттык, истәлеккә фотога төшү дә оештырдык. Безнең хезмәткә мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирдек, киңәшләр җиткердек. Бу чарада урындагы эшкуар Илгиз Камалетдинов балаларга кулеклар да таратты. Гаилә белән ял итү барысына да бик ошады, - дип сөйләде Аскын районында “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Инзилә Рауфан кызы Галиева.
Читайте нас: