Ышаныч
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
5 гыйнвар 2021, 21:10

Күңелле һәм дустанә атмосфера өстенлек итте

Яңа Казанчы авылында да «Яңа ел гаилә уеннары-2021» спорт фестивале узды.

Күпләр кышны яратып көтеп ала, чөнки ул елның иң матур мизгеле, бары тик кыш көне генә чанада, чаңгыда, тимераякта шуу, кар көртләрендә уйнау, кардан төрле әкият геройларын барлыкка китерү мөмкинлеге бар.
Яңа Казанчы авылында да «Яңа ел гаилә уеннары-2021» спорт фестивале узды.
Чараның төп максаты: Башкортстан Республикасы халкы тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәрен актив һәм сәламәт үткәрү, Башкортостан Республикасы халкын даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Анда башлангыч, югары сыйныф укучылары, ата-аналар актив катнашты. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре чараны югары дәрәҗәдә оештырды.
«Чана шуу эстафетасы», «Тюбинг»та шуу эстафетасы» кебек үзенчәлекле һәм мавыктыргыч бәйгеләр үткәрелде.
Эстафетаны үткәрү ярыш рәвешендә булуга карамастан, бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера чагылыш тапты.
Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай тәэссоратлар алдылар.
Читайте нас: