Көне буе яуган яңгыр да авыл халкына бай эчтәлекле концерт карап кайтырга комачауламады. Бу чарага авылыбызның хезмәт ветераннары, ветеран укытучылар, үзләренең гомерләрен авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашларыбыз, күрше Үтәш, Әвәдәй, Маталы авыллары кешеләре чакырылган иде.
Чараны авыл хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рүзилә Мәрван кызы Ахунова ачып, олы буын кешеләренең тиңсез батырлык, каһарманлык сыйфатларына ия булуларын әйтеп үтте. — Алар зарланырга яратмый, чөнки күргән-кичергәннәре бүгенге белән чагыштырырлык түгел. Иң авыр елларда илебез куәтен күтәрү өчен үзләрен аямый, бер караңгыдан икенчесенә кадәр тырышып эшләгән. Әле булса, алар барына шөкер итеп, мал-туарын карап, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстереп, матур итеп яши һәм безгә — яшьләргә үрнәк булып тора, — диде ул. Авылдашларның һәр үткәрелгән чараларда, экологик өмәләрдә актив катнашып торуларын билгеләп үтте һәм авыл хакимияте исеменнән рәхмәт белдерде. Чара арытаба, көзге ризыклардан әзерләнгән мул табын артында дәвам итте һәм шул ук вакытта чагу концерт номерлары белән үрелеп барды. Бигрәк тә Рауил Сәлиховның гармунда өздереп уйнавы, әниле-кызлы Фәйрүшиналарның җырлавы һәркемнең күңеленә хуш килде. Мәктәп укучыларын әзерләп алып килүче Миләүшә Фәрзәт кызына да рәхмәт сүзләре җиткерелде. Шулай ук залны бизәүгә, музыкаль яктан матурлауга Венера Ягафәр кызы, Зәлфирә Гаяз кызы күп көч салган. Шушы чараны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Радик Туктаголов, Венер Кәүсәров, Ришат Габделхаев, абыйлы-энеле Әбраровлар, Рәшит Гарифуллин, Динар Минһаҗетдинов, Хәмит Фәйзрахманов, Саҗидә Нуртдинова һәм шәхси эшкуар Лилия Кыямовага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, гаиләләренә исәнлек-саулык телибез.
Өлкән буын кешеләренә безнең өчен һәрчак үрнәк һәм терәк булып, тагын да бик күп бәйрәмнәрне бергә каршыларга язсын, дигән теләктә калабыз.