Ышаныч
+16 °С
Ясно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

Яңа Карткисәктә "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәме гөрләде

Яңа Карткисәк авылында "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәме барлык дус-туганнарны җыйды. Иртән үк күңелле музыка агылды, яланга учактан чыккан төтен, аш-су исе таралды. Һәркем бәйрәм үткәреләчәк мәйданга ашыкты. Матур итеп бизәлгән сәхнә янына кешеләр үзешчән сәнгать осталарының чыгышын карарга җыелды. Тәмле плов, берсеннән-берсе телеңне йотарлык пешерелгән татлы камыр ашлары, бәлешләрдән бар да авыз итте. Халык, спорт уеннарында һәркем теләп катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды.
Читайте нас