Ышаныч
+21 °С
Ясно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

"Йәшлек" паркында Яшьләр бәйрәме

Яшьлек — ул кеше гомеренең иң кадерле, иң матур мизгелләренең берсе һәм шулай ук күңелнең күкләрне кочар чагы да.

Яшьлек — ул кеше гомеренең иң кадерле, иң матур мизгелләренең берсе һәм шулай ук күңелнең күкләрне кочар чагы да. Бу чорда күпне белергә, яңадан-яңа ачышлар, төрле яңалыкларга омтыласың. Менә шундый сүзләр белән башланып китте дә инде районыбызда үткәрелгән күркәм чара “Яшьләр көне”.
Ул кичтә “Йәшлек” паркы күңелле шау-шудан гөрләп торды. Чараны оста итеп халык театры режиссеры Илсур Гыйльфанов, аның кызы Диана алып барды. Диана яшь кенә булуына карамастан, сәхнәдә үзен чын профессионалларча тота, тамашачыны кызыксындыра белә. Бәйрәмгә килүчеләрне тантаналы рәвештә Альфред Хаҗимуллин (район хакимиятенең Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы) сәламләде.
— Бу бәйрәм барыбыз өчен дә кирәк. Чөнки гомер баскычының нинди генә киртләчендә булсаң да, күңелең яшь икән, син һәрвакыт шундый булып каласың. Иң мөһиме күңелләр картаймасын, — диде ул. — Яшьлеккә багышлап нинди генә җырлар җырланмаган да, нинди генә мәдхияләр әйтелмәгән. Әйе, бу канатларның очарга әзерләнгән чоры, дәртләр ташып торган чак. Ул һәрчак шулай булган һәм булачак. Моңа ачык дәлил булып районыбызның яшьләре тора.
Бу чарада шулай ук районыбызның актив яшьләре билгеләп үтелде. Аларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әйткәндәй, яшьләр бәйрәменә күпләр гаиләсе белән килде һәм бу көндә район гәзите редакциясе оештырган “Без сабантуйда” фотоконкурсына нәтиҗә ясалды. Сәхнәдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Җиңүче булып Лилия, Алексей Николаевлар, Инзилә, Вадим Галиевлар, Алсу, Ильяс Мөгаллимовлар табылды. Алар җибәргән фотолар иң күп тавыш җыйган иде. Бу күркәм гаиләләргә Аскын мәгълүмат үзәге тарафыннан “Рассвет” кибетеннән сертифакатлар һәм дипломнар бирелде. Арытаба бәйрәмне район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышы һәм Уфадан килгән кунак Роберт Друксның җырлары дәвам итте. Чагу концерт номерлары кызыклы уеннар белән үрелеп барды һәм һәркем уеннарда катнашып калырга ашыкты. Чара ахырында бәйрәм салюты булды.
Артем Белозеров.
Автор фотосы.

Читайте нас