Бу көн барлык авылдашлар һәм кунаклар шатлыгына аяз һәм җылы булды. Иртә белән халык бәйрәм үтәсе урынга — авыл клубы янына җыелды.
Кочаклашып күрешүләр, шатлыктан чыккан күз яшьләре, сөйләшү-көлешүләр чарага аерым җылылык өстәде. Бәйрәмгә авылның бүгенге тормышын, үткәнен чагылдырган фотографияләрдән махсус әзерләнгән стендлар яныннан кеше өзелмәде, биредә һәркем туганнары, дуслары, күршеләре фотоларын таба, туган авылының ничек яшәве турында белә алды.
Бәйрәм, гадәттәгечә, тәбрикләүләр һәм авыл тарихы белән таныштырудан башланды. Табаскытамак авыл Советы биләмәсе башлыгы Барый Шәрифисламов үрнәкле йорт хуҗалары Нина һәм Владимир Чуркиннар, иң күркәм хуҗалык тотучы Минзәния һәм Мәүдут Мөбарәковлар (“Чәчкәле вернисаж”), Идая һәм Сәдәт Закировлар (“Алтын куллар”), бар эштә дә ярдәм итүче, актив катнашучы Гүзәлия һәм Риза Шәмсемөнировларга, яшь әниләргә, күп балалы гаиләләргә, бәйрәмне оештыручыларга һәм эшкуарларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Шулай ук район Советы депутаты Ленар Садретдинов, эшкуарлар исеменнән Нәкыйп Хәйруллин тәбрикләде. Бәйрәмгә кайтучы кунаклар: Александр Турулин, Надежда Петрова, Анна Пупышева, Валерий Марагин чыгыш ясады. Авыл мәдәният йорты, мәктәп, “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре көче белән зур концерт оештырылды. Ансамбльләребез: “Рябинушка” (җитәкчесе — Минзәния Мөбарәкова), “Искорки” (җитәкчесе — Эльза Фәметдинова) һәм “Йәйгор” (җитәкчесе — Глафира Фәершина) чыгышларыннан башка бер концерт та үтми. Алып баручылар Альбина Фәйзерахманова һәм Ләйсән Нургалиеваның осталыклары барысын да әсир итте. Бу көнне район Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә дәртле җырларын бүләк итте. Кичкә кадәр авылда бәйрәм гөрләде, гармун тавышы, уен-көлке тынмады. Бәйрәм авылдашлар һәм кайткан кунакларның күңелләре аерым бер җылылык хисе белән тулды.
Тарих битләре
Безнең авыл исеме Табаскы елгасыннан алынган. Вакытлыча эшкә килүчеләр яшәү өчен беренче баракларны 1937 елда төзи башлый, шул чакта ук гомум мунча да салына. Беренче булып Гатаулла, Хисаметдин, Тавафетдин, Мәхәмәтҗан Фәрәхетдиновлар, Хәмидулла Гайфуллин, Хөснияр Әүдияров гаиләләре килеп төпләнә. Аннан соң Романов, Змеев, Чалов, Серебряков, Багаев, Шабардин, Носков, Анисимов гаиләләре килә. Беренче күчеп килүчеләр Аяз, Березовой, Күнгәк, Баргак, Александровка һәм Дмитриевка авылларыннан була. Баракларны Саглыз, Табаскыбаш авылларыннан алып килеп салалар. Шулай акрынлап агач хәзерләүче эшчеләр поселогы үсеп чыга.
Агачны кул пычкылары белән көндез дә, төнлә дә егалар, таудан атлар белән төшерәләр, аннары чанага төяп пристаньга илтәләр. Кайчак атлар урынына үгезләр дә җигәргә туры килә. Поселокта үз пристаньнәре була (Ситчихиннар һәм Солодовларның бакча артында). Агачларның берникадәрен язын боз өстенә өяләр, ә калганнарын «елга йоклаганчыга» кадәр суга бәрәләр.Төннәрен яктырту өчен учак ягалар, ә кайбер җирдә фонарьлар да булган. Яз җиткәч шул агачларны үгезләр, атлар блән Аяз елгасы буена тарттырганнар һәм Караидел елгасына кадәр агызганнар, анда бүрәнәләрне сал итеп бәйләп Уфага кадәр озатканнар. Бөек Ватан сугышы елларында пилорама эшләгән, анда беренче сортлы каеннан мылтык өчен болванкалар эшләгәннәр, аларны пилорама җитәкчесе Мирсәет Исхаков карап тикшереп кабул иткән. Ул Аскын урман-сәнәгать хуҗалыгында иң яхшы мастер булган. Сугыш елларында авылда шулай ук төзелеш материалларын яру буенча локомобиль эшләгән. Нигамәтҗан Шәрифисламов җитәкчелегендә агач хәзерләүчеләр бригадасы күп еллар районда алдынгылыкны бирмәгән. Ул илдә беренче булып өч звенодан торган бригада төзегән.
Башта Табаскытамак авылы Аскын районының Дмитриевка авыл Советы составына кергән. 1953 елда бу авыл Советы Дмитриекадан Табаскыга күчерелә. Беренче авыл Советы рәисе Михаил Кузнецов була. Аннары авыл Советы 1962 елда — Караидел, ә 1963 елда Нуриман районы карамагына тапшырыла. 1965 елда Дуван районына мәктәп, почта, клуб, комсомол оешмасы күчә һәм авыл Дуван районының торак пункты булып исәпләнә башлый. Шул чакта район чикләре үзгәртелә. Заимка, Кәрҗә авыллары — Свердловск өлкәсе, Аяз, Мәтәүлә, Югыз — Дуван районы, ә Табаскының төп өлеше Аскын районы территориясендә була, бер урам (Черемушки) шул килеш Свердловск өлкәсе территориясендә кала.
2006 елның 1 гыйнварыннан А.М.Хәйруллин җитәкчелегендә Табаскытамак авыл Советы эшли башлый. Торак пункт исеме Табаскы поселогыннан Табаскытамак авылы дип үзгәртелә. Башкортстан Республикасының ул чактагы Президенты Мортаза Рәхимовның килүе авылыбыз тарихында мөһим вакыйга була. Тантаналы рәвештә яңа мәктәп нигезенә беренче кирпеч салына. 2007 елның 21 августында белем бирү учреждениесе ачыла. 2008 елда Совет утырышында авыл биләмәсе башлыгы һәм Совет рәисе итеп Барый Шәрифисламов сайлана. Шул елдан “Саумысыз, авылдашлар!”, “Шәҗәрә бәйрәме” үткәрелә башлый. 2010 елда Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә обелиск төзелә, ә 2011 елда мәчет ачу тантанасы үтә. Бер елдан янгын сүндерү депосы төзелә, оптик-җепсел элемтә сузыла, Интернет һәм кабельле телевидение тоташтырыла. 2013 елда “Сотел” кәрәзле элемтә барлыкка килә.
Табаскытамак авылының бай һәм кызыклы тарихы бар. Бу хакта тулырак мәгълүматны мәктәп туган якны өйрәнү музеенда табарга мөмкин.
Глафира Фәершина.
Тарих укытучысы.
Фото архивтан алынды.