Үтәш авылында мондый зур бәйрәм өченче тапкыр узды. 2008 елда Шәҗәрә бәйрәмендә Хәтмуллиннар, Сәхиповлар һәм Хәйдәровлар нәселе шәҗәрәләре халык игътибарына чыгарылган иде.
2012 елда үткән “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә Әнзирә Ганиева — 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан бабасы Зәгафуранның, ә Зәлия Рәхимова Ибнхәҗип шәҗәрәсе белән төптән таныштырды. Быелгы бәйрәм дә авыл тарихы, нәсел җепләре барлануы белән бик фәһемле, кадерле булды.
Бәләкәйләнеп кенә калган авылда зур тантана үткәрелгәнен аңлагандай, табигать үтәшлеләргә изге мөнәсәбәттә булды. Якында гына урнашкан Үрмияз авылында иртән яңгыр явып үтсә дә, монда кояш елмайды.
Чараны бәйрәмне оештыручыларның берсе Әнзирә Ганиева кызы Гөлминаз белән ачып җибәрде. Алар авыл котын саклап яшәгәннәрне дә, чит тарафлардан кайтканнарны да бердәй кайнар сәламләгәннән соң, сүз Күбияз авыл Советы хакимияте башлыгы Радик Туктаголовка бирелде. Ул халыкны тәбрикләп, чарага әзерләнү барышында һәм Экология елы уңаеннан башкарылган эшләр турында бәян итте. Үтәшлеләрнең Урындагы башлангычларны яклау программасында җиңеп чыгулары авыл клубына ремонт ясарга мөмкинлек бирүе, халыктан да иганә акчасы җыелуы турында әйтеп үтте.
Арытаба Әнзирә Ганиева авыл тарихы белән таныштырып, яңа мәчет төзетү эшен оештырган Фидәрис хәзрәт Галиевка сүз бирде. Ул Коръән аятьләре укып, авыл мәчете турында сөйләп үтте. “Авылыбыз мәчете 1864-1865 елларда төзелеп, 72 ел буе үзенең беренче максатына хезмәт итә, а аннан соң 53 ел биредә мәктәп була.1991 елдан янә бу йорттан азан тавышы яңгырый. Ходайның рәхмәте белән яңа мәчеткә нигез салынды. Якын киләчәктә күтәреп, түбәсен ябып куярга ниятлибез», — дип шатлыклы хәбәре белән дә бүлеште.
Бу көнне сәхнәдән гомерләре буе фидакарь хезмәт итеп, авыл яшәешен тәэмин иткән олы буын кешеләре (Рафания Локманова, Мөслимә Сәхипова һ.б.), шулай ук быел юбилейларын билгеләгән хөрмәтле әби һәм бабайларга (Кайзәфә Шәйдуллина, Мәгърифә Рәҗәпова — 85, Галихан Гайсин, Фәния Әхмәтовага — 80, Аснаф Галиев, Фазыйла Әхмәтова, Флүрә Шәйдуллина, Мәдәхия Фазлыйнурова, Рәфүзә Таймасова — 75, Рәис Васиков — 65 яшь), йорт тирәләрен төзек тотып, гөл-чәчкәләргә күмгән уңган хуҗалар һәм хуҗабикәләргә (Фларида һәм Рәдиф Галиевлар, Фәнилә һәм Рәиф Васиковлар, Фатыйма һәм Тәгърифулла Зартдиновлар, әниле-кызлы Рәүзия Галиәкбарова белән Мәсния Хамматовалар, Рәидә һәм Нәҗип Гыйльметдиновлар, Гүзәл һәм Фәгыйль Кәүсәровлар), озак еллар тырышып дөнья көтеп, балалар үстереп, инде оныклар, туруннарын сөйгән карт әти һәм дәү әниләргә (Наилә һәм Миргарәп Нуховлар, Фаягөл һәм Мәрүән Хамматовлар, Миңлеямал һәм Мәрүән Шәмсетдиновлар, Фәнүзә һәм Аснаф Галиевлар), быел бәбиләре туган гаиләләргә бик күп җылы сүзләр әйтелде. Авыл хакимияте башлыгы, шулай ук район Советы депутаты Рөстәм Дәүләтбаев, район хакимияте вәкиле Гаяз Минһаҗев аларга истәлекле һәм шулай ук «Бердәм Русия» сәяси партиясенең бүләкләрен дә тапшырды. Әйткәндәй, авылның иң өлкән кешесе — озакламый 90 яшен билгеләячәк Вәсбикамал әби Закирҗанова да бу матур көнне авылдашлары белән бергә булуына сөенеп бетә алмады. Бар гомере шунда үтеп, ире белән биш бала тәрбияләп үстергән әби соңгы елларда Аскында кызы Илмира тәрбиясендә яши.
Ерак араларны якын итеп кайтучылар да сәхнәгә менеп, авылларын, авылдашларын хөрмәт итүләре, сагынулары турында әйтеп, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, җыр-моңнарын бүләк итте. Мәсәлән, Себер тарафларында яшәгән Ришат Хөсәенов авылдашларына шигырен багышлап, җыр да башкарды. Хатыны Лилия дә күңелендәге хисләрен шигырь юллары белән белдерде. Әйткәндәй, аларның ямьле Төй буенда йорт төзүләренә караганда, киләчәктә эчәр сулары Үтәштә, дип икеләнми әйтеп була. Агыйдел шәһәрендә яшәп, бәйрәмгә ашкынып кайткан Мөсәлләм Кәлимуллин да шатлыгын гармуны көйләренә салды.
Туган авыл, туган як! Шушы изге, илаһи көчкә ия төшенчәләр белән без күзгә күренмәслек җепләр белән гомерлеккә бәйләнгәнбез. Шуңадыр да кеше һәрчак туган төбәгенә, туган йортына ашкына. Күпләр балаларын башлы-күзле итеп, хаклы ялга чыкканнан соң, авылларына кайта. Читкә киткән яшьләр дә сирәкләп булса да кире кайтып, туган төягендә ныклы тамыр җәя. Ләйсән һәм Вадим Сәхиповлар нәкъ шундыйлар исәбендә. Икесе дә Үтәш авылында туып-үскән яшьләрнең монда кайткач, өченче сабыйлары туган. Вадим шулай ук районга кайтып төпләнгән бертуган энесе Мәҗит белән пилорама ачып, уңышлы эш башлаганнар. Хәзер алар яңа йорт төзү турында хыяллана.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменең мәртәбәсе шәҗәрә нәселләре барлану белән дә югары булды. Зәгафуран нәселе шәҗәрәсенә өлкәннәр дә, яшьләр дә әледән-әле күз салды. Фәндия апа Гарипова: “Күбияз авылында яшәсәм дә, бәйрәмгә ашкынып килдем. Тамырларым илебезгә басып кергән француз гаскәрләренә каршы сугышкан каһарман Зәгафуранга, заман сулышын тоеп дөнья көткән данлыклы Хөснияр хәзрәткә барып тоташа. Бу нәселдән бик күп дин әһелләре, укытучылар чыккан. Дүрт-биш бала әнисе булган кызларым да бүген шушы матур бәйрәм кунагы. Үтәш халкын эшсөярлеге, түземлеге, гадилеге, ихласлыгы өчен яратам һәм хөрмәт итәм. 1975-1985 елларда авыл Советы рәисе булып эшләгәндә алар минем уң кулым булды”, — дип горурланып сөйләде.
Тамырлары Үтәштән булып, Ырымбурда яшәүче Радик Нәсибутдинов төзегән шәҗәрәгә таянып, Винария Кашапова авылда яшәүче бөтен нәселнең килеп чыгышы белән таныштырды. Ул кәгазь төргәген сүткәч, барысы да “ах” итте. 15 метрлык кәгазьгә авылга нигез салган кешеләрдән башланган тарих сыйган!
“Шушы шәҗәрәдә тоташ авылыбыз гаиләләре язмышы. Безнең тикшеренүләргә таянып, сез шәҗәрәгезне тагын да җентекләбрәк өйрәнә аласыз. Нәсел-нәсәбеңне өйрәнү — саваплы, изге эш. Ата-бабаларыбызны, үткәннәребезне өйрәнү — безне рухлы, көчле, бердәм итә”, — диде Винария Мөкәрәм кызы. Бәйрәм төрле милли уеннарга бай булды. Яшьләр, бала чагалар анда катнашып, бүләкләр отты. Кайсыберәүләр күңелләре булганчы дәртле гармун көенә биеде. Бәләкәйләр батутта сикереп, уенчык машиналарда йөреп, күңел ачты. Соңыннан бөтен халыкны тәмле итеп пешерелгән пылау ашарга мул табынга чакырдылар.
Читтән генә күзәтеп йөргән болытларның, ниһаять, тәмам түземлеге бетте. Ләкин халык аптырап тормады, иске, ләкин күңелләренә шундый якын, кадерле булган клубка кереп, күңел ачуын дәвам итте.
Әнзирә Ганиева, бәйрәмне оештыручы:
— Без, оештыручылар, алдыбызга куйган максатка ирештек, дип уйлыйм. Авылыбыз тарихын өйрәнеп, тергезеп, эшчән кешеләрен, аларның мактаулы гамәлләрен күрсәтү, ничә буын авылдашларыбызны бергә җыеп, күрештерү иде максатыбыз. Инде ничәмә еллар очрашмаган авылдашлар рәхәтләнеп аралашты бу көнне. Кечкенә авылларда тормыш ихласрак, җанлырак бит ул. Күмәк ярдәм белән әзерләнгән бүләкләр, табын өстәле һәр кешенең күңелен күтәрде. Күптән туганнары, йортлары булмаган, хәтта нигезләре югалган авыл кешеләре дә, бу көнне туган якларына кайтып, җаннарына тынычлык тапты. Авыл бәйрәмен уздыруның йөз төрле мәшәкатен үз өстенә алган оештыручыларга, бигрәк тә Үтәштә яшәүче Газинур Хәйдәровка, клуб мөдире Алия Хәйдәровага, шулай ук, әлбәттә, акча мәсьәләсендә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
Бу бәйрәмнән соң, Үтәш әле яшәячәк дигән өмет чаткысы кабат көчәйде, чөнки авылдашларым бердәм һәм рухлы, тарихны да олылый һәм саклый белә, киткән яшьләр дә кире кайта, балалар туа.
Алдагы елларда авылны тагын да төзекләндереп, күркәмләндереп, булган кимчелекләрне бетереп, янә очрашырга, дигән теләктә таралыштык.
Без — үтәшлеләр — ныклы рухлы халык,
Йөзен аклап мәчет саклаган.
Без — үтәшлеләр — түзем булып калган,
Динен, җирен, җанын
сатмаган.
Чулпан Гыйльметдинова.
Автор фотолары.