Ышаныч
+34 °С
Ясно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

"Саумысыз, авылдашлар!"

17 июньдә Күнгәк авылы халкы якташларын «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәменә җыйды. Бу көнне өзлексез яуган яңгыр да туктап, иртән үк кояш җылы нурларын сипте.

17 июньдә Күнгәк авылы халкы якташларын «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәменә җыйды. Бу көнне өзлексез яуган яңгыр да туктап, иртән үк кояш җылы нурларын сипте.
Бәйрәмгә әзерлек апрельдә үк башланды, авыл хакимиятенең оператив киңәшмәсендә депутатлар, авыл активы, оешма җитәкчеләре бәйрәм үткәрү турында карар кабул итте һәм оештыру комитеты расланды. Экология елына ярашлы, авылны төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча өмәләр үткәрелде: Күнгәк елгасы башланган урында агачлар утыртылды, зират, бәйрәм үткәреләчәк урын – табигать һәйкәле булган наратлык чистартылды, йорт-куралар төзекләндерелде. Авыл халкы кунакларны якты йөз һәм матур тирә-як белән каршы алырга тырышты.
Бәйрәм урындагы имам-хатыйп Рәүфәт Гафиятуллинның ил-көннәребезгә тынычлык, гаиләләргә иминлек, муллык, сәламәтлек теләп, Коръән аятьләре укуыннан башланды. Күнгәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы буларак, чараны ачып, авыл халкын, кунакларны күркәм бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләдем, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәткән шәхси эшкуарларга, иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткереп, өмәләрдә актив катнашкан, чараны үткәрүгә зур тырышлык салган авылдашларыма Рәхмәт хатлары тапшырдым.
Чагу бәйрәмне шигъри шәлкемнәр белән бизәп, Күнгәк мәдәният йортының 2-нче категорияле методисты Илүсә Мөсәләмова белән балалар бакчасы тәрбиячесе Эльза Сабитова алып барды. Бай эчтәлекле бәйрәм концертында “Ядкарь” ансамбле (җитәкчесе Флүзә Нәфыйкова), “Ялкын” төркеме чыгышын, Айзилә Сабитова, Идия Гыйльманшина, Эльза Мөгыйнова, Гүзәлифә Галиева, Рәмилә Казыйханова, читтән кайтучы кунаклар - Фәнидә Гыйниятова, Борис Закиров, Равил Сәлимгәрәевның моңлы җырларын халык көчле алкышларга күмде, Лиана Ногамирова, Илүзә Нәфыйкованың биюләре күңелләргә дәрт өстәде. Бәйрәмдә авылыбызның иң өлкән һәм иң яшь кешесе билгеләп үтелде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көнозыны бәйрәм үткән мәйданда җыр-моң яңгырады.
Концерт белән беррәттән, төрле урында спорт ярышлары, халык уеннары оештырылды. Кул көрәше (җаваплы кеше – Рөстәм Ярмөхәмәтов), гер күтәрү (Вадим Гобәйдуллин), көянтә-чиләк белән су ташу (Ләйсән Мөгыйнова), капчык белән сугышу (Айнур Нартдинов), авыш баганага менү (Наил Сабитов), чүлмәк вату (Фәридә Вилданова), капчык киеп йөгерү (Инглисина Мозафарова), өчаяклап йөгерү (Әлсинә Ширванова), чиләккә туп бәрү (Рауза Таваева) кебек уеннарда балалар да, олылар да бик теләп катнашты. Актив, җор телле оештыручылар йөкләтелгән бурычларына җаваплы карады. Шуңа да уен мәйданчыклары халык белән тулы булды. Ярышларда катнашучылар лаеклы бүләкләрен отты.
Бәйрәмгә җыелган халыкның игътибарын Экология һәм аеруча сакланган табигать биләмәләре елына багышланган стенд һәм кул эшләре, дару үләннәре күргәзмәсе җәлеп итте. Кунакларны “Агинәйләр клубы” җитәкчесе Гөлфия Сабитова — каен миндекләре, 36 төрле дару үләннәре, кул эшләре, авылыбызның уңган хуҗабикәләре Рәмзия Ибениева, Гөлнара Мәүхетдинова бисердан эшләнгән матур-матур агачлар, чәчәкләр гөлләмәсе белән сокландырды.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме Күнгәк урта мәктәбен 30, 40 ел элек тәмамлаганнарны да җыйды. Ничә еллар күрешмәгән сыйныфташлар мәктәп, яшьлек еллары хатирәләрен искә төшереп, хәл-әхвәл сорашып, чын куңелдән аралашты, укыткан укытучылары, сыйныф җитәкчеләре белән күрешеп, истәлеккә фотога төште. Шулай ук алар бу очрашу дәвамлы булсын, дигән теләк белдерде.
Бай ассортиментлы сәүдә нокталары, шашлык, татлы мамык сатучылар да халык игътибарын әллә кайдан җәлеп итте. Балалар куанып батутта сикерде, карусельдә әйләнде, квадроциклда йөрде.
Авыл биләмәсе хакимиятенең халык инициативасы, ярдәме белән берлектә оештырылган күркәм бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы тойгылар, якты истәлекләр калдырды. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, туган-тумачасы, дус-ише, кан- кардәше белән очрашты, аралашты. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар туган авылыбызда киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Күнгәк авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гел гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!
Гөлшат Гыйльманшина, Күнгәк авыл биләмәсе башлыгы
вазифасын вакытлыча башкаручы.

Читайте нас