Ел фасылының шушы мизгеле илебезне төрле чагу төсләр белән бизәп, табыннарны мул уңышы белән куандырып узып та бара. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә гөрләп «Көзге бал»лар, «Уңыш бәйрәмнәре» үтә. Күптән түгел Кышлау-Елга авылының «Чебурашка» балалар бакчасында да «Көз бәйрәме» узды. Бу көнне сабыйларыбыз түземсезлек белән көтеп алды: шигырьләр ятлады, җырлар, биюләр өйрәнде. Без, әти-әниләр, көзге байлыктан төрле әйберләр әзерләдек. Бәйрәм көнне зал көзге эшләнмәләр, гөлләмәләр белән бизәлгән иде. Ә табын түренә чигүле тастымал белән иң кадерле ризык, табын күрке — түгәрәк икмәк куелган. Нәниләребез матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, уеннар уйнады, кыскасы, сәләтләрен һәрьяклап күрсәтте, хәтта иң кечкенәләр дә бу бәйрәмнән читтә калмады. «Яфраклар», “Гөмбәләр” биюләре, «Яшелчәләр» хороводы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ата-аналарның көз темасына чагу фантазияләре беркемне дә битараф калдырмады. Безнең бакчада һәр бәйрәм шулай мавыктыргыч, кызыклы һәм күңелле үтә. Шундый бай эчтәлекле матур бәйрәм әзерләп күрсәткән тәрбиячеләребез Ралия Динмөхәмәтова белән Гөлшат Әхмәтшинага зур рәхмәт белдерәбез. Сабыйларыбыз күңеленә җылылык, нур өләшүче тәрбиячеләрнең коллективта да, ата-аналар арасында да абруйлары зур булуын билгеләп үтү урынлы булыр. Олы йөрәкле хезмәткәрләр үзләрендә барлык күркәм сыйфатларны да туплаган. Тәҗрибәле педагоглар балаларны тирә-як мохитебез язмышына карата сакчыл, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә. Кыскасы, Ралия Динмөхәмәтова белән Гөлшат Әхмәтшинаның балаларыбыз тормышында тоткан роле турында сөйләп бетергесез. Миңа калса, алар — бер генә түгел, ә биш йөрәкле кешеләр. Чөнки кеше баласын ярату, бөтен вакытыңны, гомереңне аларга багышлау өчен никадәр изге күңелле булырга кирәк! Ә безнең тәрбиячеләр шушы сыйфатларның барысына да ия. Аларга киләчәктә дә иҗади һәм һөнәри уңышлар юлдаш булсын!