Һәркем өчен туган ягы бик кадерле, чөнки гамьсез балачагын, үсмер елларын хәтерләтә. Еллар үткән саен аның бәясе тагын да арта бара, бигрәк тә бу читтә яшәгәннәр өчен ачык сизелә. Шуңа да алар мондый очрашуны көтеп ала һәм ашкынып кайта.
25 июньгә каршы төндәге түкмә явым Мота-Елга авылында үтәчәк “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен кичектереп торыргамы дигән уй тудырды. Әмма ерак араларны якынайтып, очрашуга өмет тотып кайтучыларда бу икеләнүләр һавадагы болытлар кебек таралды һәм бөтен кеше авыл мәдәният йорты алдындагы мәйданга җыелды. Авылның хөрмәтле аксакалы, ветеран укытучы Рәшит абый Фатихов бәйрәмне ачып, барысын да Ураза гаете һәм авылның 95 еллык юбилее белән котлады, азан һәм Коръән аятьләре укып, изге теләкләрен җиткерде. Мота-Елга авылының нигез салынганнан алып бүгенгәчә булган бай тарихы, күренекле шәхесләре, истәлекле вакыйгалары турында бәян итте. Аның сөйләвен барысы да йотлыгып тыңлады, ата-бабалары, туганнары исемен ишеткәннәрнең йөзләрендә горурлык хисе ачык чагылды.
Аннары Мотабаш авыл Советы биләмәсе башлыгы Азат Фәйзуллин тәбрикләде, башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясады һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. “Анык эшләр” программасы, “Урындагы инициативаны хуплау” проекты кысаларында алып барылган эшләр турында әйтеп үтте. Быел биредә башкарылган эшләр бихисап, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә стела ачылган, үзәк урамга 1 километр 600 метр арага таш салынган, 20дән артык яктырткыч урнаштырылган, балалар мәйданчыгы эшләнгән. Күмәк эшләрдә катнашучыларга, бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәт белдерде. Азат Галимҗан улы һәр эштә актив катнашучы Фәвия Хәйруллина, Рафания Шакирова, Рәфит Әхмәтов, Хафаса Фазылова, Ралия Хәсәнова, Илүсә Хәмәдуллина, Мәдәния Макаримова, Нәзилә Тимергалиева, Фидалия, Илсөяр һәм Өлфәт Әхмәтгалиевлар, Рафаил Дәүләтханов, мәктәп коллективын атап үтте.
Чараны Уфа шәһәрендә Башкорт драма театрында эшләүче авылдашлары Нурзидә Сәлимгәрәева һәм авыл мәдәният йорты методисты Галина Мухаярова бик оста итеп ике телдә алып барды. Һәвәскәр артистлар Милана Солтаншина, Таңсылу һәм Нурзидә Сәлимгәрәевалар, Аделина Хәбибуллина, хатын-кызлар вокаль ансамбле һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы моңлы җырлар, Лениза Хәмәдуллина, Илсөяр Әхмәтгалиеваның дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.
Бу көнне авыл уңганнарының кул эшләреннән һәм оста хуҗабикәләрнең камыр ашларыннан күргәзмәләр оештырылган, шәхси эшкуарлар тарафыннан сәүдә нокталары куелган иде. Шулай ук Инзил Хәбибуллин һәм Физидә белән Руслан Чалиннар (Сәлимгәрәевларның нәселе) төзегән шәҗәрәләр күрсәтелде. Сигезенче буынга кадәр төзелгән Сәлимгәрәев шәҗәрәсе белән Чернушка шәһәрендә яшәүче апалары Гөлзинә таныштырды.
Шушы күркәм бәйрәмне оештыруга авылда яшәүчеләрнең барысы да үз өлешен керткән, халык җыенында аны үткәрү тәкъдимен күтәреп алып, кем акчалата, кем кул көче, кем техника белән ярдәм иткән. “Күмәк көч яу кайтара” дип юкка гына әйтмиләр, алдан ук зур әзерлек эше алып барылганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Авыл халкы иганәчеләр Дилә һәм Әхмәт Әхмәтовлар, Рүзилә һәм Рәмил Шәйхиевлар, Гүзәл һәм Ришат Галләмовлар, Рима Карамова, район Советы депутаты Мансур Нуриәхмәтовка рәхмәт белдерде. Бәйрәмгә килүче һәркемне тәмле пылау, чишмә суыннан кайнатылган кайнар чәй белән сыйладылар. Кичкә кадәр килеп-килеп явып киткән яңгыр да кәефне кыра алмады. Һәркем бәйрәмнән канәгать булып, күңелле тәэссоратлар белән таралышты.