Авылның үзәге булган мәдрәсә ихатасында быел бик бай, эчтәлекле чара үтте. Ишек алдында кунак өстәлләре тезелгән, зур казаннар астында учак яна, яңа төзелгән сәхнәдә соңгы әзерлекләр бара.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен сый-хөрмәт белән тулы өстәл янына эскәмия, урындыклар тезелгән. Халык күп җыелган, үзара аралашып, мәҗлес башланганны көтә.
Бәйрәмне урындагы клуб методисты Венера Әскарова ачып, сүзне балаларга бирде. Укучы малайлар мәдрәсәгә дин дәресләренә ихлас йөреп, күп догалар ятлаган, дини әхлак, тәрбия алып өлгергән. Бүген дә алар Коръән аятьләре укып, тәкъбир әйтте. Килгән кунаклар аларның чыгышын йотлыгып тыңлады. Арытаба бәйрәм белән котлау өчен сүз авыл хакимияте башлыгы Радик Наил улы Туктаголовка бирелде:
— Барыгызны да көтеп алган бәйрәм көнебез — Ураза гаете белән котлыйм. Мәчет эшен мөхтәсибәт халык белән тыгыз бәйләнештә алып бара һәм якты өмет, ышанычлар белән яши дисәм, һич тә ялгыш булмас. Чынында исә, кешене нәрсәгәдер ышаныч, өмет яшәтә. Ә иманлы кеше тормышта ышанычлы адымнар белән атлый. Бу юнәлештә халыкка мәчет эшенең йогынтысы әйтеп бетергесез. Бүгенге бәйрәм чарасын оештырырга ярдәм иткән эшкуарларыбызга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Күбияз авылында динле, уңган, эшсөяр, булдыклы халык яшәгәнлеген районыбызда ишетеп беләбез. Авылның хөрмәтле кешесе Лүзидә Үзбәк кызы Фәйзрахманова авыл тарихына эчтәлекле байкау ясады. Башлыча ул “Балыксы ыруы” китабына һәм Фәхрислам бабай язып калдырган кулъязмаларга таянып сөйләде. Чыганакларга караганда, Күбияз авылында элек-электән көчле һәм күчле, динле халык яшәгән. Бүгенге яшьләргә ерактан мәгълүмат эзләп йөрисе юк, китаплар күп. Ә менә шул чыганакларга, кулъязмаларга таянып, авылның тарихын аерым бер китап итеп чыгару — өлгергән мәсьәлә дигән уйда калдым. Чөнки Лүзидә Үзбәк кызы әйтүенчә, ата-бабаларыбыз шөгылен, яшәешен белергә, унике авыл җире белән чикләнгән, туган төбәгебезнең күл-елгаларын, тауларыбызның атамаларын гына түгел, тарихын өйрәнергә тиешбез.
Бәйрәм табыны гөрләп барды, бигрәк тә Әхмәт Низаметдинов, Әнфисә Хатыйпҗанова, Рәмилә Юнысова әйткән мөнәҗәтләр бизәде.
Бу мәҗлестә районыбызның төрле авылларыннан имам-хатыйплар: Упканкүлдән — Әхәт хәзрәт Суфиянов, Солтанбәктән — Айрат хәзрәт Насретдинов, Уфадан — Әхмәт хәзрәт Хәсәнов дин, әхлак хакында кинәнеп сөйләде. Үзәк диния нәзарәтенең Аскын районындагы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Гыйндуллин райондагы 15 мәчетнең Үзәк диния нәзарәтенә каравын, мәчетләрдәге башкарган эшләр хакында әйтеп узды. Үзенең дә туганлык җепләре Күбияз авылы белән бәйле булуын сызык өстенә алып үтте.
Шушы бәйрәмнең төп оештыручысы, Күбияз мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Талиф улының сөйләгәнен халык тын калып, күз яшьләре белән тыңлады.
— Бу җыенның төп максаты — ул бүгенге яшьләребезгә, балаларыбызга мотлак үткәрә торган ике бәйрәм — Ураза һәм Корбан гаетен ничек оештыру һәм уздыру үрнәген күрсәтү. Шушы бәйрәмнәр һәрбер мөселманның өендә үтәргә тиеш. Балаларыбызга бәләкәйдән дини тәрбия биреп, тәртип белән үстерә алсак иде, иншаллаһ. Пәйгамбәребезнең с.г.в. биш исемен һәр бала мотлак белергә тиеш. Ә ата-ананың бурычы — дини, әхлак, тәрбия биреп, тәүфыйклы балалар үстерү, иң мөһиме хәләл ризык белән ризыкландырып, йомшак фигыльле, күркәм холыклы бала тәрбияләү. Гаиләдә әти-әни бала өчен үрнәк. Ничек кенә булмасын, ата-ана арасында иң беренче җылы, якын мөнәсәбәт булырга тиеш. Бала моны күрә, ишетә һәм, кагыйдә буларак, кабул итә. Гаиләсендә бәхет җимешен татып үсмәгән, әти-әни назын, җылысын тоймаган, тиешле тәрбия алмаган бала, үзе бервакытта да бәхетле гаилә кора алмавы көн кебек ачык. Без моны көндәлек тормышта күреп торабыз.
Бәйрәмдә шулай ук сәхнә түренә авылым, халкым, дип яшәгән, шушы көннәрдә күркәм гаилә бәйрәмен — 65 ел бергә яшәүләрен билгеләгән Гыйльметдиновларны чакырдылар. Мансур абый белән Фәгыймә апа бүген дүрт баласы, тугыз оныгы, 14 турунына сөенеп, бәхет теләп яши. (Күптән түгел, юбилей уңаеннан бу соклангыч гаилә хакында мәкалә район гәзитендә дөнья күрде).
Дөрес, олыларны олылау — яхшылыкның билгесе. Яшь буынга үрнәк булырлык гаиләләрне данлау, күрсәтү бәйрәмгә аеруча мәртәбә өстәде. Гомумән, бәйрәмнең эчтәлекле, фәһемле тәрбияви чара булуы беренчедән, хакимият башлыгы Радик Наил улы Туктаголов белән имам-хатыйп Фәнис Талиф улы Кашаповның бер төптән булып, эшне халык мәнфәгатен, яшәешен кайгыртып башкаруында булса, икенчедән аларның, чагыштырмача яшь булуларына карамастан, киң даирәле фикер йөртә белүенә, иманлы булуларына бәйле.
“Киңәшле эш — таркалмас”, ди халык мәкале. Алар шулай туган авылын, халкын үз гаиләсе, туганы кебек күреп, һәрберсе үз урынында эшен намус белән башкара. Нәтиҗә буларак, әйтәсе килә, иманлы халык беркайчан да югалмый. Яманлыктан тыелу — үзе яхшылык. Кем ничек яхшылык эшләргә белмәсә, яманлыктан тыелсын, үзен иман нуры белән пакьләсен, диясе генә кала. Теләге булган кешегә Күбиязда мәчет ишеге һәрвакыт ачык, мәдрәсәдә укулар бара, иман юлын сайлаган кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар. Ялган һәм мәгънәсез сүз сөйләп көн үткәргәнче, изгелектә, һидаять юлында үтсен гомеребез, дип тәмамлады вәгазьләрен килгән кунаклар. Өйлә намазын күмәкләп укыды җыелучылар. Аннары табынга тәмле пылау, кайнар чәй килде. Имам-хатыйплар, дин әһелләре сөйләгән сүзләрне кабат-кабат искә алып, олылар һәм балалар ризык кабул итте.
Әйткәндәй, балалар өчен аеруча күңелле булды бу көн. Янәшәдә клуб ихатасында алар өчен спорт, халык уеннары оештырылды. Балалар тәмле, матур бүләкләр алып куанды.
Шушы олы әһәмияткә ия чараны әзерләүдә матди ярдәм күрсәткән эшкуарларны аерым билгеләп үтәсе килә: Илһам Әсләмов, Хәмит, Мәхмүт Фәйзрахмановлар, Винер, Илнур Кәүсәровлар, Винер Абдуллин, Айрат, Илгиз Әбраровлар, Фатыйма, Фәнүр Кашаповлар, Әхмәт Хәсәнов, Рәфис Әхмәтов (Аскын), Мәүләви Сәлмәнов (Аскын), Риза Мәхиянов, Радиф Гарифуллин, Фәрит Нуртдинов, Ильяс Исламголов. Аш-сулы өстәлне мәчеткә йөргән абыстайлар белән бергә Наҗия Кашапова әзерләде. Тәмле пылауны тормыш иптәше Гүзәл белән Рәхим Омырзаков, Габдулла Хәсәнов һәм Әхәт Фатыйхов пешерде.
Фәйрүзә Юнысова.
Марат Юнысов фотолары.