Мәчеттән азан әйтелсә, авылга бәрәкәт иңә. Ә кешеләре ислам дине кануннары буенча яшәсә, Аллаһы Тәгалә бу авылны бәлаләрдән саклый, диләр.
30 сентябрь. Авыл өстендә иртәнге азан тавышы яңгырый. Карткисәк мәчетенең 20 еллык юбилее, Гашүрә көне, Яңа 1439 ел тууы һәм Халыкара өлкән кешеләр көне уңаеннан дин әһелләре, республика, район иҗтимагый оешма вәкилләре, җирле халык катнашлыгында авылда зур бәйрәм уздырылды.
Бәйрәмчә киенгән түбәтәйле ир-атлар, малайлар, ак шәл- яулыклы әби-апалар, кызлар сәгать 11гә авылыбызның иман йорты – мәчеткә юнәлде. Мәчетнең дини гыйлем, мәгърифәт учагы, шушы катлаулы заманда газиз телебезнең, милләтебезнең рухи – әхлакый нигезе булуын аңлап эш итүчеләр күп авылыбызда. Бәйрәмне изге теләкләр юллап, һәр мөселманны дус-тату яшәргә, изге гамәлләр кылырга өндәп, авылның имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Муллахмәтов алып барды.
Русия диния нәзарәтенең Аскын районы буенча имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт бәйрәмне Коръән сүрәләре белән башлап жибәрде. Ул үзенең чыгышында мәчетнең тормышны рухи яктан баетып, ислам кыйммәтләрен халкыбызга житкерүен ассызыклап үтте…
— Мәчетнең 15 еллыгына килгәч, сезнең динле, мәдәниятле булып кала белүегезгә шатланган идек. Ә бүген, 20 еллыгында, тагын да динебезне югары күтәреп, тагын да көчлерәк булып, авылыгыз белән матур яши белүегезгә инандык. Аскын районындагы 27 мәчет арасында Карткисәк, Күбияз мәчетләре иң көчлеләре. Бер Карткисәк авылыннан гына 18 кешенең изге урынга хаҗ кылуы да күп нәрсә турында сөйли, — диде ул.
Илдар хәзрәт сүзне 7-8 сыйныфларда укучы Вилдан Харисов, Рәсүл Муллахмәтов, Самат Гарифуллин, Юлай Хайруллинга бирде. Малайлар бәйрәм барышында берничә тапкыр салават әйтте, моңлы итеп мөнәҗәтләр көйләде.
Мәчеткә якты уйлар, саф күңел белән килергә кирәк. Догалар кылганда Аллаһыга якынаябыз, шушы көнебез өчен рәхмәт укыйбыз, гөнаһларыбызны ярлыкавын үтенәбез.
Мәчет салу – иң олы, изге эшләрнең изгесе. Мәчет төзелешенә үз өлешләрен керткән һәркемгә кылган барлык изге гамәлләре дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан әжер савап булып, үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бик авыр заманнарда колхозның элекке рәисе Нәдип Әмирҗан улы, элекке авыл хакимияте башлыгы Рима Шамил кызы Нәбиуллиннарга мәчет төзүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде Илдар хәзрәт.
Район Советы секретаре Рима Шамил кызы бәйрәм белән котлап, район хакимияте исеменнән мәчеткә Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Мәчет һәрвакыт авыл, район тарихында мөһим роль уйнар, авылда иманлы кешеләр яшәр дигән өмет белдерде.
Һәр нәсел, буынның тарихы ата-бабалары, туган җире тарихына бәйле, чөнки монда барысы да башланган – кендек каны тамган, тәпи киткәнбез, чишмәсеннән суын эчкәнбез, әти-әни диеп дәшкәнбез, карт әти-карт әниләрнең догалар кылып, намазга басканын күзәткәнбез. Һәр кеше ничә яшьтә булуына карамастан, авыр яки бик бәхетле минутларында Аллаһка мөрәжәгать итә. Кеше бер килеп үз-үзенә сорау куя: нигә ирештем, нинди матур эз калдырдым, башкалар ничек искә алыр?
“Батыр” физкультура-савыктыру комплексы директоры булып эшләүче авылдашыбыз Илһам Нурмөхәмәтов туган җирендә үткән бөтен чараларда катнашып, рухи һәм матди яктан, киңәшләре белән дә ярдәм итә. Илһам Мәрван улы чыгышын авылыбыз аксакалы Хыйләҗетдин абый Таҗетдинов сүзләре белән тәмамлады: ”Бердәм булыйк, бергә булыйк, авылдашлар!”
Мәктәпнең элекке директоры Лидия Харисова: “Мәчетле авыл — нурлы, иманлы, моңлы авыл ул. Безнең буынга моңлы азан тавышлары ишетеп үсәргә насыйп булмады. Шулай да әби-бабайларыбыз динебезне саклап кала алды; никахлар укылды, сабыйларга исем кушылды, намазлар укылды, ураза тоттылар, мәчет булмаса да, кешеләр өйләренә жыеп, гает бәйрәмнәре үткәрде”, — диде. Аллага шөкер, бүген яше-карты дингә тартыла, мәчетебез буш торганы юк. Биредә вәгазь кичәләре, Коръән уку бәйгеләре, дини бәйрәмнәр үтә. Мәчеттә сөйләшә башлаган балалардан алып, картларга кадәр белем бирү мөмкинлеге тудырылган. Болар өчен мәчет төзү инициативасы белән чыккан Әлфия Фәүхетдин кызы Муллахмәтовага бурычлыбыз. Бу эшкә алар бөтен гаиләсе, уллары, апа-абыйлары белән бергә тотындылар. Әлфия һәм Фәнүз Муллахмәтовларның уллары Илдар һәм Азат Уфада Ислам университетын тәмамлап, бүген инде үз гаиләләре, балалары белән авылда дини гамәлләр башкара, зур тәрбия эше алып бара. Лидия Галишан кызы Муллахмәтовлар гаиләсенә инде ничә еллар буе мәктәпкә балаларга ашату өчен ел буена житәрлек бал бирүләре өчен зур рәхмәт белдерде. Бал гына түгел, алар мәктәп ашханәсенә ел да савыт-саба, ит-аш белән дә ярдәм итеп торалар. Лидия апа үзенең картыйсының дин тотуы, намаз укулары, моңлы итеп мөнәҗәт көйләүләрен, быел аның вафатына 50 ел тулуын искә алып үтте. Картыйсыннан бала чагында өйрәнеп, күңел түрендә саклаган, моңлы мөнәҗәте белән тәмамлады ул чыгышын.
Аннары Илдар хәзрәт сүзне авыл мулласы Миңнеәхмәт Гыйльвановка бирде. “1995 елда мәчеткә агач кисәргә Фәнүз Муллахмәтов белән Кашкага бардык. Бик күп кешенең хезмәт өлеше бар мәчет төзелешендә, 15е үлгән, 24е исән әле”, — диде ул.
Сүз Уфадан кайткан агинәй Фәүкинур Шәриповага бирелде. Ул ”Ихлас” мәчетеннән алып кайткан китапларын мәчеткә һәм мәктәп музеена бүләк итте, үзенең шигырьләрен укып ишеттерде. Фәүкинур апа да безнең авыл тормышында кайнап яши, 82 яшен тутырса да, үзенең шигырьләре белән бәйрәмнәрне ямьләп жибәрә. Беркайчан да буш кул белән түгел, мәктәп музеена бүләк белән кайта (музейда аның үз почмагы барлыкка килде, ул аны тулыландырып кына тора).
Әле дүрт яше дә тулмаган Әнвәр Муллахмәтовның догаларны яттан сөйләве, моңлы итеп мөнәҗәт көйләве бар кешене сокландырды.
Хыйләҗетдин абый Таҗетдинов: “Бары бердәмлек, татулык, күмәк көч белән илебез, авылыбыз халкы бөтен авырлыкларны, сугыш михнәтләрен жиңеп чыкты”, — дип, һәрвакыттагыча, халыкны бердәм булырга өндәде.
Элекке колхоз рәисе, авылдашыбыз Нәдип Нәбиуллин тагын да бер тапкыр Әлфия апа Муллахмәтованың мәчет төзетү юлында нинди инстанцияләр аша үтеп, хәтта елап алган чакларын да искә алды, ныкышмалылыгын, үз сүзен сүз итә белүенә басым ясап үтте.
Русия Ислам Университетының өлкән преподавателе Давыт хәзрәт сүзен эчтәлекле, уйландыра, күңелләргә үтеп керә торган вәгазьдән башлады, дин кануннарының алтын кагыйдәләрен кабат-кабат кабатлатып, балаларга, укучыларга, катнашучыларга ятлатты. Соңгы елларда Башкортостаннан да читкә китүчеләр булуын искә алып, балаларны, яшьләрне ата-ана нигезен ташламаска, шушы туган жиреңдә яшәү төп максатың булсын дигән фикерне житкерде. Аны тыңлаган саен эчтән генә үзеңнең яшәү рәвешеңне, гамәлләреңне барлыйсың. Мондый тәрбияви сөйләшү кешеләргә бик кирәк.
Чишмә авылы имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт үзләрендә мәчет ачуда Карткисәк дин әһелләре ничек зур рухи да, матди да ярдәм кулы сузуларын сөйләп үтте: “Авылыгыз көннән-көн матурлана, намаз укучылар күбәя, киләчәктә дә шулай булсын”, — дип мәчеткә китап бүләк итте. Упканкүл авылы имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт авыл халкына, мәктәп укытучыларына, аерым Әлфия апага зур рәхмәт белдерде. «Мөселманны дин буенча мактарга ярамый, бу үрнәк итеп күрсәтү», диде ул. Ул үзенең чыгышында Карткисәк мәчетенең дини дәресләр, зур тәрбия эше алып баруын сөйләп үтте.
Давыт хәзрәт житәкчелегендә зекер әйтеп, Коръән аятьләре укып, ил-көннәрнең иминлегенә догалар кылынды.
Өйлә намазыннан соң, бөтен халык мәктәп ашханәсенә бәйрәм табынына чакырылды. Бу көн хөрмәтенә авылда бик күп корбанлыклар чалынды. Оста куллы Әнифә Хәлитова, Фәнзилә Мәхмүтова корбанлык итеннән пешергән пылауны һәркем мактап – мактап ашады.
Мәктәп ашханәсендә өстәлләр сый-нигъмәт белән тулы булды. Бәйрәмгә килгән һәркем үз өлешен кертеп, милли ризыклар пешереп алып килде. Авылның аш-су эшенә оста хатын-кызлары табын әзерләп, кунакларны сыйлады.
Табын янында Әлфия апа Муллахмәтова: “Килгән кунакларның күбесе авылыгызда НУР тора, үзегез генә сизмисез, шунда яшәгәнгә күрмисез, диләр. Мәчетебезгә читтән дә бик күп кеше килеп, дога кылдырырга ярата, үзебезне дә тирә-як авылларга чакырып кына торалар”, — диде. Бәйрәм табыныннан соң, авыл халкы, кунаклар өчен мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Музей һәркемгә ошады. Бай, жыйнак, экспонатларның, язмаларның күплеге, төрлелеге кызыксындырды. Давыт хәзрәткә бигрәк тә үрелгән чабаталар ошады. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың, туган ягың, илең турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре, тәрбия ята.
Карткисәк тарихындагы тагын бер күркәм бәйрәм һәркемгә көч-куәт өстәсен, игелекле эш-гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!
Мәчетләр элек- электән дини үзәк кенә түгел, ә жәмәгать тормышы үзәге дә булган. Безнең авыл тарихында безгә билгеле авыл муллаларын санап үтәргә телим. Алар турында Минзада әби Хәйруллина, Миңнеәхмәт абый Гыйльванов, Лидия апа Харисова истәлекләре һәм архив мәгълүматлары кулланылды.
Мәдрәсәдә белем алган указлы Шәвәли мулла ( Лидия апаның карт картәтисе) Әлеге мәчет Шәвәли мулланың йорт нигезендә төзелгән. Ул Коръән китабын Гомәров Усман муллага тапшырган (Усманов Фәйзелгаян әтисе);
Гыймазетдин мулла Садыйков – аны аклар Күбияз юлындагы Сугалай урманында атып үтергән (14 кеше, араларында бер хатын-кыз да булган). Соңыннан аларны Аскындагы туганнар каберлегенә күчереп жирләгәннәр;
Суфияр мулла (Суфияров Васбинең әтисе);
Муса улы Гыйльван мулла (Гыйльванов Миңнеәхмәтнең картәтисе);
Сәетгале мулла (Саитов Мәрбинең әтисе);
Шәйсолтан мулла Сөләйманов (Мирхәйдарова Заһидәнең әтисе);
Ике бертуган Ахун мулла Хәертдинов, аның энесе Кыям мулла Хәертдинов (Кыямов Кави әтисе) 20 елдан артык мулла була, Гайнә мәдрәсәсендә укыган. Ул бик укымышлы булган. Өшкереп күп кешеләрне терелткән, аңа тирә-як авыллардан да килгәннәр.
Әлеге вакытта авылда Гыйльванов Миңнеәхмәт Мөхетдин улы мулла булып тора.
Авылның дин, мәгърифәт тормышы тарихында да кызыклы һәм кызганыч сәхифәләр байтак. 1870 елда авылда мәчет нигезендә “училище” була, 26 елдан соң ул “башкорт мәктәбе” дип атала башлый. 1911 елдагы архив мәгълүматларында мәчетнең имам-хатыйбы Суфияр Әхмәдияров исеме бар. Элекке машина-трактор паркыннан түбәнрәк мәдрәсә булган. Анда Суфияр мулла 15-20 баланы кадимча укыткан. 1911-1912 елларда Мөхетдин Гыймазетдинов инициативасы белән халыктан җыелган акчага Садыйков Гыймазетдин житәкчелегендә яңа мәдрәсә төзелә.
Мусин Гыйльван балаларны гарәп телендә укыткан. Ул мәдрәсәдә Арбаштан Әгъләм, Гата хәлфәләр, Байкы-Юныстан Мохитов Мөгыйлтдин дин дәресләреннән тыш , арифметика, табигать белеме, тарих, география фәннәрен укыталар. Кызлар өчен мәдрәсә булмаганлыктан, аларны бер крестьян өенә жыеп, Закирова Мөния сабак бирә. 1903 елгы Катифә Кыдрас кызы Шәвәлиева (Лидия апаның картыйсы) сабак алып йөргәннәрен сөйләп калдырган.
Илдә репрессияләр канат жәйгәч, дин әһелләренә, авылның тернәкле тормыш алып баручы уңганнарына да караңгы көннәр килә. Кулак мөһере сугылган кешеләрнең язмышы аянычлы була. Суфияр мулла, Шәвәли мулла һ.б. шундый язмышка дучар ителә. Суфияр мулла үзенең ун баласы янына, карарга бала алуын да исәпкә алмыйлар. Шәвәли мулла ярлы Исхак гаиләсенә (Исхаков Сабир әтисе) өй төзеп бирүе дә йомшартмый власть вәкилләрен.
Мәчет манарасы аударылган көнне дә авылның өлкән кешеләре бик яхшы хәтерли. 1935 елларда була ул хәл. Минзада әби Хәйруллина сөйләве буенча, авыл халкы утаудан кайтып килгәндә, ниндидер шомлы үзгәреш сизәләр. Шунда берсе: “Мәчет манарасы юк бит”, дип кычкырып жибәрә. Өстән күрсәтмә буенча, өч кешегә мәчет манарасын кисәргә кушалар. Фәүкинур апа Шәрипова сөйләве буенча, укытучы Гали Әхмәтгалиев манараны кисүдән баш тарта. Бөек Ватан сугышында ул һәлак булып кала. Ул мәчет әлеге мәктәп урынында була. Башта клуб итеп тоталар, соңыннан мәктәпкә әйләндерәләр.
Карткисәк мәктәбенең тарих укытучысы.