Ышаныч
+13 °С
Облачно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

Ил тарихында хәлиткеч вакыйга

Район Мәдәният йорты фойесында КПРФ урындагы бүлекчәсе коммунистларының партия һәм хезмәт ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашлыгында Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Район Мәдәният йорты фойесында КПРФ урындагы бүлекчәсе коммунистларының партия һәм хезмәт ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашлыгында Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Советлар Союзында 7 ноябрь — революция көне иң мөһим дәүләт бәйрәме булып исәпләнде. Төрле тармак эшчәннәре бер сафка тезелеп флаглар, транспарантлар тотып демонстрацияләргә чыга, барысының да күкрәген кызыл тасмалар бизи иде. Бүген бу көн бәйрәм статусын югалтса да, 1917 ел вакыйгаларының әһәмияте кимеми. КПРФ район комитетының беренче секретаре Фәгыйль Сафин докладында бу хакта җентекле сөйләде.

— 100 ел элек дөнья тарихында иң зур вакыйгаларның берсе була. Русиянең эшче-крестьяннары большевиклар партиясе җитәкчелегендә буржуазлар властен алып ташлап, совет халык властен урнаштыралар. Завод-фабрикалар эшчеләр кулына күчә, ә җиргә крестьяннар хуҗа була. Революция кешелек дөньясының үсеш тарихын төптән үзгәртә, яңа күпмилләтле дәүләт төзүгә нигез сала, гади халыкка уңайлы шартлар тудырыла: сигез сәгатьлек эш көне, түләүсез сәламәтлек саклау һәм белем бирү билгеләнә, аналар эш урыннары сакланган декрет ялына хокук ала һ.б. — дип тарихка байкау ясады Фәгыйль Мостафа улы. — Социализм төзү юлы зур сынаулар аша үтә, ләкин фашист илбасарларына каршы дәһшәтле сугыш та совет халкының ихтыяр көчен сындыра, азатлыкка, тыныч тормышка ышанычын какшата алмый. Илебезнең соңгы йөзьеллык тарихыннан сабак алып, эшче һәм крестьян, галим һәм инженер, укытучы һәм табиб, студент һәм ветеран, кече һәм урта бизнес вәкилләре ихтыяҗларын күз уңында тотып, сәяси һәм икътисади үсеш юлыннан атларга тиешбез.

Хезмәт ветераны Владимир Кавардаков тынычлык, җир турында беренче декретлар (законнар) кабул ителүе һәм аларның әһәмияте турында сөйләде.

— Безнең төп бурыч — үсеп килүче яшь буынга дөрес тәрбия бирү, чөнки илебез киләчәге алар кулында, — диде ул.

Бөек Октябрь революциясе темасы район туган якны өйрәнү музеенда ничек күрсәтелүе һәм нинди тәрбияви роль уйнавы турында музей җитәкчесе Әнзирә Ганиева бәян итте. Ул бу тарихи вакыйгага һәм Гражданнар сугышына багышланган фотографияләр, альбомнар, китаплар күргәзмәсе әзерләгән иде. Әлеге юбилей даталар уңаеннан Уфа, Омск шәһәрләрендә үткән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук Иске Казанчы авылыннан ветеран укытучы, туган якны өйрәнүче Ансар Солтанов чарада катнашучыларны җылы тәбрикләде һәм ихлас теләкләрен җиткерде.

Район партия оешмасы эшендә актив катнашучылар Бөек Октябрь социалистик революциясе юбилее уңаеннан грамоталар һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнде. Ә КПРФ әгъзалары сафына яңа басучыларга тантаналы рәвештә партия билетлары тапшырылды. Петропавловка авылыннан Вера Обложкина шушы зур юбилейга атап язган тирән мәгънәле шигырен укып ишеттерде. Зәкия Сафина Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыреннән бер өзекне яттан сөйләп, күңелдә дошманнарга булган нәфрәтне тагын да яңартты. Тантаналы чара халыкны Октябрь революциясенә илһамландыручы һәм оештыручы бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Бөек Октябрь революциясенең 10 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелышта район партия оешмасы эшендә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде:
1. Шәехова Физа Сәет кызы
2. Шәңгәрәев Мансур Сәхип улы
3. Закиров Мәүләви Нурлыгаян улы
4. Кәүсәров Фәрит Рәхимҗан улы
5. Әюпова Мөнзия Миңнегали кызы
6. Сөләйманова Роза Нурулла кызы
7. Шакиров Нәкыйп Габдулла улы
Партия билетлары алды:
1. Васиков Рөстәм Мәлик улы
2. Нәҗметдинов Фидан Сәгыйтдин улы
3. Фәрхетдинова Фәйзия Газим кызы
4. Шәрәфисламов Шәүкәт Нурислам улы
Бөек октябрь социалистик революциясе бәйрәме уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды:
1. Кавардаков Владимир
2. Әхмәтдинов Ансар
3. Вәлиев Салават
4. Зартдинов Фазтдин
5. Гыйльманов Кадим
6. Сарвартдинова Фәрбизә
7. Садриева Әнфисә
8. Әюпов Әгъзам
9. Әскаров Фәгыйль.

Читайте нас