Ышаныч
+13 °С
Облачно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

Иң күңелле мизгелләр булып, хәтерләрдә озак сакланыр

Ямьле җәй айлары һава торышы белән бик үк куандырмаса да, көтеп алынган очрашулар, бәйрәмнәр өчен матур көннәрен кызганмый.

Ямьле җәй айлары һава торышы белән бик үк куандырмаса да, көтеп алынган очрашулар, бәйрәмнәр өчен матур көннәрен кызганмый. Июльнең беренче көне Яңа Багазы авылы халкының күңелендә озак сакланыр.
Чөнки бу көнне “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме еракларда яшәүче туганнарны, дусларны, сыйныфташларны, авылдашларны җыйды. Матур һәм дәртле көйләр, күңелле шау-шу, тәмле аш-су исе һәркемне еракта калган балачакларына, яшьлек елларына алып китте.
Чараны милли киемнәрдә гүзәл ханымнар ачып, ерактан туган авылларын сагынып кайтучыларны, кунакларны, авылдашларны сәламләде. Матур көйгә хатын-кызлар вокаль ансамбле башкарган җырдан соң, сүз авыл Советы башлыгы Рәзиф Махатовка бирелде. Ул барысын да шундый олы, күркәм бәйрәм белән ихлас тәбрикләде һәм чараны оештыруда актив катнашканнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук грамоталар тапшырды. Йорт тирәләрен, урамнарны җыештырганнары, күркәмләндергәннәре өчен халыкка мактау сүзләре җиткерде. Авыл мулласы вазифасын башкаручы Әснаф Галим улы аятьләр укып, догалар әйтеп, бәйрәмгә хәер-фатихасын бирде.
Арытаба биредәгеләрне Яңа Багазының кыскача тарихы белән таныштырып чыгу өчен Фәрит Логыманов сүз алды:
— Яңа Багазы Русиядәге 1858 елда халык исәбен алганнан соң барлыкка килә. Бу елларда авылда — ун өйдә 85 башкорт гомер кичергән. 1895 елда 28 өйдә — 154, 1920 елда 58 өйдә — 283 кеше яшәгән, дип билгеләнә. Миәсте исеме Караидел районының Багазы авылыннан күчеп килгән Миәссәрә исеме белән бәйле, дип фараз ителә. Ә инде Яңа Багазы атамасы Караидел районының Багазы авылы исеме белән аталып йөртелә. Ә менә иң кызыгы — “Куян” дигәне авылыбызда бик оста аучылар яшәгәнлегенә ишарә булып тора. 1908 елда Байкыбаш авылы кешеләре — Мөхәмәтша, Шәрәфетдин тарафыннан мәчеткә нигез салына. 1929 елда биредә башлангыч мәктәп ачыла. Кулак мөһере сугып, сөргенгә озатылган Галләмнең иркен өендә 12 — 14 яшьлек балаларны җыеп, латин алфавите нигезендә укыту башлана. Беренче укытучы Караидел районыннан килгән Әхмәтхан Зарипов була. Укучылар күбәя башлагач, авыл мәчетен мәктәп ясыйлар. 1939 елда пионер оешмасы барлыкка килә һәм аңа 14 укучы кабул ителә. 1933 елда җиде хуҗалык берләшеп, колхоз барлыкка килә. Беренче колхозчылар: Таһир Нургалиев, Зәйнулла Әхмәтшин, Зиннәтулла Фәтхыйнуров, Әсләм Миңнеәхмәтов, Әбелкарам Гыйльфанов, Низаметдин Нуретдинов була. Колхозга “Кызыл Октябрь” исеме бирелә. Рәис итеп Таһир Нургалиев куела (беренче рәис). 1935 елда авылга тәүге трактор кайтарыла һәм аңарда Зәйнулла Әхмәтшин эшли. Тормышлар яхшырып китте генә дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана һәм 66 кеше сугышка алына, аларның яртысы яу яланында ятып кала. 1948 елда авылда җидееллык, 1962 елда сигезьеллык мәктәп ачыла, — дип тарих битләренә байкау ясап үтте. — Шулай ук авылыбызны данлап торучы билгеле кешеләребез дә күп, — диде ул горурланып.
Тирә-якны ямьгә күмеп агылган берсеннән-берсе моңлы, дәртле җырлар күңелләрне күтәрде, йөрәкләрне җилкендерде. Өздерә басып биегән биючеләргә, җырчыларга кушылып халык та биергә төште. Бигрәк тә Первоуральск ягыннан кайткан, чыгышы белән шушы авылныкы булган — Булат Гайбатов, үзе белән бергә алып килгән яшь һәм талантлы җырчы Денис Кротовның чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, алдан “Иң яхшы бакча”, “Иң матур йорт” конкурслары игълан ителгән һәм әлеге бәйрәмдә җиңүчеләргә авыл Советы тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук авылның иң олы (Галимөхәмәт Котлыйәхмәтов, 1920нче елгы) һәм иң кече (3 айлык) кешесенә дә бүләкләр бирелде. Шушы көнне туган көннәре булганнар да бүләксез калмады.
Аш-су остасы, тәмле итеп пылау, тавык итеннән “жаркое” әзерләүче Клара Мәрданованың пешергән ашлары телеңне йотарлык тәмле иде. Камыр ризыклары пешерүче һәм өстәл әзерләүчеләр: Зөлфирә Гайбадуллина, Рәсимә Зарипова, Раушания Әхмәтова, Эльмира Карамова, Гөлсем Нурмөхәмәтова, Флүзә Шәйхетдинова, Рәфүзә Шәйхинурова, Рәүмәния Әхмәтова һәм башкалар зур тырышлык күрсәтте. Авыл старостасы Фәгъдәт Ушияров, Фәрит Логыманов, Әснаф Галиевларның да ярдәме әйтеп бетергесез, диде авылдашлары. Шулай ук Руслан Карамовның да авылны төзекләндерүдә күрсәткән роле зур һәм якташлары аңа да олы рәхмәтле. Концерт программасында актив катнашучы Эмма Ямалтдинованың да биюләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Розалия Әгъләмова оештырган халык, спорт уеннарында (көянтә-чиләк белән су ташу, йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һ.б.) яше-карты теләп катнашты, истәлекле бүләкләр отты. Күркәм йолаларыбызның берсе булган “Исем кушу” тәкъдим ителде. Моның өчен тирмә эче матур итеп бизәлгән, иң түргә бишек эленгән, чигелгән мендәрләр, тастымаллар куелган. Болар барысы да — авыл хатын-кызларының оста куллары белән башкарылган эшләр. Әснаф Галиев матур итеп азан әйтте һәм бар тәртибен туры китереп, йоланы халык күңеленә җиткерде. Шуны да әйтергә кирәк, бәйрәмгә килгән һәркем тәмле пылаудан авыз итте, кайнап торган самовар чәе белән сыйланды. Чара ахырында барысы да күңелле көйләргә биергә төште. Дискотека кичкә кадәр дәвам итте.
Шундый күркәм, матур бәйрәмне оештыруда иганәче ярдәме күрсәткән: Дамир Әүбакировка, Наил Исламовка, Гүзәл Нуриевага (Рамазанова), Рәзиф Махатовка, Фәгыйлә Фәтхуллинага олы рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Сөмбел Әсләмова.
Автор фотолары.

Читайте нас